Биографиясе

1902 елның 22 апреле, Тверь губернасы, Калинино өязе Юрино авылы — 1986 елның 11 мае, Казан.

1 нче Мәскәү медицина институтын тәмамлаганнан соң (1931), СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы 4 нче Баш идарәдә табиб булып эшли, 1933 елдан Үзәк ГИДУВның (Мәскәү) оператив хирургия һәм клиник анатомия кафедрасында.

1941 елдан — Төньяк Осетия (Орджоникидзе шәһәре), 1958 елдан — Смоленск, 1962–1973 елларда Казан (1974–1982 елларда профессор-консультант) медицина институтларының оператив хирургия һәм топографик анатомия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре кан тамырлары системасы морфологиясе өлкәсенә һәм эксперименталь хирургиягә карый. Топографик анатомия һәм эксперименталь хирургия буенча дәреслекләр авторы.

Хезмәтләре

Топографическая анатомия и оперативная хирургия головы и шеи. К., 1967;

Топографическая анатомия и оперативная хирургия груди и конечностей. К., 1968;

Курс топографической анатомии и оперативной хирургии. К., 1976.

Әдәбият

Казанский государственный медицинский университет (1804 — 2004 гг.): Заведующие кафе­драми и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.