Биографиясе

1771 елның 6 гыйнвары, Арнштадт шәһәре, Германия — 1840 елның 3 сентябре, Гота шәһәре, шунда ук.

1816 елдан рус гаскәрләренең Гота янындагы хәрби лагеренда баш табиб. 1822–1837 елларда Казан университетында, профессор һәм дару атамалары, фармация һәм табиблек теле кафедрасы мөдире, 1822–1828 елларда хирургия белеме укытучысы, 1823–1825, 1834–1835 елларда табиблек фәннәре бүлеге деканы.

Сергиевский минераль су чыганакларының дәвалау үзлекләрен өйрәнә.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904, Ч. 2.