Биография

1853 елның 5 гыйнвары – 1915 елның 5 гыйнвары, Ялта шәһәре.

Е.В.Адамюк шәкерте.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлый (1875 ел). 1875–1979 елларда Казан университетының күз авырулары клиникасында эшли.

Рус-төрек сугышы чорында (1877–1878 еллар) Боржоми шәһәрендә яралы һәм авыру сугышчылар өчен Казан ярдәм күрсәтү җәмгыяте госпитален оештыра.

1879–1884 елларда Сарапул шәһәрендә өяз хирургы-күз табибе. 1986 елдан Казан университетында күз авыруларына ашыгыч ярдәм күрсәтү кафедрасында, 1890 елдан физиология кафедрасы прозекторы ярдәмчесе. 1891–1905 елларда Казан табиблек идарәсендә, Александр исемендәге хастаханәдә табиб-консультант. 1906 елдан Казан университетының мәхкәмә медицинасы кафедрасы прозекторы.

Фәнни хезмәтләре буыннар иннервациясен, озын цилиар нервларның күз бәбәге зураюына йогынтысын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

О глазном узле. Анатомо-физиологическое исследование // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1886. Т. 16, вып. 3;

К учению об иннервации сосудов // Неврологический вестн. 1893. Т. 1, вып. 2.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2002. Т. 1.