Биографиясе

1940 елның 23 сентябре, Минск — 2020 елның 2 сентябре, Казан.

ТАССРның, РФнең атказанган фән эшлеклесе (1990, 2006). Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1964), шунда ук патофизиология кафедрасында эшли. 1973 елдан Казан ГИДУВында, Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире, 1984 елдан фәнни эш буенча проректор, 1988 елдан клиник һәм лаборатор диагностика кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре иммунодепрессия механизмнарын тикшерүгә: пиримидин төркеменнән китереп чыгарылган иммунотроп актив яңа дару матдәләрен эшләү һәм сынауга карый. Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Спектральный анализ поздних желудочковых потенциалов по результатам СУ-ЭКГ у больных с инфарктом миокарда. К., 2002; 

Иммунная система человека — от защиты к патологии // Казан. медицина журн. 2006. № 1.

Әдәбият    

Казанский государственный медицинский университет (1804 — 2004 гг.): Заведующие кафедрами и профессора: Биогр. словарь. К., 2004.