Биографиясе

1920 елның 31 августы, Брянск губернасы Песочный Завод поселогы —  1992 елның 12 июле, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1942), хәрәкәттәге армиягә дивизион табибе буларак чакырыла: Курск дугасы һөҗүмендә (1943), Белгород, Харьков, Полтава, Верхнеднепровск, Кривой Рог, Тирасполь һ.б. шәһәрләрне алуда, Днепр, Көньяк Буг, Днестр һәм Дунай елгаларын кичүдә катнаша.

1946 елдан Казан стоматология институтының хирургия авырулары кафедрасы ординаторы, бер үк вакытта 3 нче шәһәр хастаханәсе баш табибе.

1963–1986 елларда Республика хастаханәсе баш табибе.

Авыруларны дәвалауның хирургик ысулларын камилләштерүгә, республикада дәвалау хезмәтенең ныгып урнашуына зур өлеш кертә.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Күпләгән шәһәрләрне һәм дошманның хәрби саклану пунктларын алуда катнашканы өчен СССР Югары башкомандующие И.В.Сталиннан 9 Рәхмәт хаты ала.