Биографиясе

1874 елның 7 апреле, Казан – 1935 елның 7 марты, Мәскәү, Казанда җирләнгән.

Профессор В.И.Разумовский шәкерте. 1898 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң, шунда ук факультет хирургиясе кафедрасында, 1911–1913 елларда Саратов университетының гомуми хирургия кафедрасында.

1913–1935 елларда Казан университетында эшли, 1913 елдан топографик анатомия һәм оператив хирургия, 1917–1927 елларда гомуми хирургия, 1927 елдан госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1923–1935 елларда Казан ГИДУВының гомуми хирургия кафедрасы мөдире.

1920 елда 1 нче шәһәр хастаханәсенең хирургия бүлеге җирлегендә пропедевтик хирургия клиникасы оештыра.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре пластик хирургиягә карый.

Минең зарарланган урынына май тукымасын күчереп утырту өчен – орхиодопексия, карындагы туры мускуллар аерылганда корсакка батырылган җөй салып, аларны үз хәленә кайтару-савыктыру ысулларын тәкъдим итә. Ампутация вакытында кул-аякның гәүдәдә калган өлешен каплау өчен сөяк тукымасы, касык каналын ямау өчен тире, гастропексия, нефропексия һ.б. куллана.

Хезмәтләре гомуми хирургиягә, күкрәк бизләре, ашказаны асты бизләре, йөрәк һәм йөрәк яны капчыгы авыруларын дәвалауга карый.

Гомуми хирургия буенча дәреслек авторы (1923).

Хезмәтләре

Общая хирургия. Казань, 1923. Т. 1.

Личность врача в медицине. Казань, 1928.

О преподавании хирургии в высшей медицинской школе. Казань, 1929.

Неотложная хирургия. М., 1931.

Әдәбият

Шубин В.Н., Измайлов Г.А. Профессор Виктор Леонидович Боголюбов. Казань, 1986.