Биографиясе

1917 елның 13 марты, хәзерге Украина Республикасының Шепетовка шәһәре – 2008 елның 15 мае, Казан шәһәре.

1942 елда Казан медицина институтын тәмамлый, 1946 елдан шунда ук эшли.

1981–1999 елларда Казандагы Беренче хастаханә табибәсе. Бер үк вакытта Казанның баш терапевты, «Казан» санаторие һәм «Иж минераль сулары» курорты консультанты.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре ашкайнату әгъзалары патологиясенә, бу патологиядә алмашу һәм нейромедиатор процессларның роленә, санаторий-курорт ярдәмен оештыруга карый.

Билич тарафыннан ашкайнату органнарын (аеруча ашказаны һәм юан эчәк) авыру организмындагы процессның индивидуаль характерына һәм реакциясенә яраклаштырып дәвалау ысуллары камилләштерелә.

Татарстан Республикасында һәм Идел буе төбәгендә гастроэнтерология хезмәтен оештыруда башлап йөрүче.

Хезмәтләре

Лекарственный препарат ксимедон для лечения язвенной болезни желудка и двенадцатиперстной кишки. Казань, 1967.

Николай Константинович Горяев. Казань, 1971.

Ацетилхолин и серотонин в норме и патологии желудочно-кишечного тракта. Казань, 1977 (автордаш).