Биографиясе

1893 елның 17 сентябре, хәзерге Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылы – 1961 елның 24 октябре, Казан шәһәре.

1918 елда Кызыл гвардия сафларына алына, командир медиклар курсларын тәмамлый.

1920 елда демобилизацияләнә һәм губерна сәламәтлек саклау оешмаларында эшли башлый. 1922–1928 елларда Татарстан Сәламәтлек саклау халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы.

1928–1933 елларда Казан университетының медицина факультеты студенты (1930 елдан Казан медицина институты), бер үк вакытта Казан медицина институты директоры урынбасары.

1933 елдан ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары, бер үк вакытта республиканың Баш дәүләт санитар инспекторы. Бөек Ватан сугышы елларында Казандагы эвакуацион госпитальләр бүлеге башлыгы.

1955 елдан Республика клиник хастаханәсе баш табибе.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах, Казань, 1997.

Автор – Я.Г.Павлухин