Биографиясе

1925 елның 19 августы, Иркутск шәһәре – 2003 елның 1 гыйнвары, Казан шәһәре.

Казан медицина институтын тәмамлый (1949). 1955–1993 елларда шунда ук эшли, 1968–1990 елларда балалар авырулары кафедрасы мөдире.

Белогорская тарафыннан сулыш юлларындагы вируслы йогышлы авырулар һәм пневмониянең этиологик төзелеше, яңа туган балаларда пневмония авыруының көчәю сәбәпләре өйрәнелә; ялкынсынулы йогышлы һәм пневмония авырулары вакытында иммунитет күрсәткечләре тикшерелә.

Хезмәтләре

Актуальные проблемы неонатологии // Казанский медицинский журнал. 1984. Т. 65, № 6.

Детские болезни. М., 1988 (автордаш).

Кишечная колиинфекция у детей раннего возраста // Научные труды Казанского медицинского института. 1967. Т. 24.

Әдәбият

Казанский медицинский институт (1814–1989). Казань, 1989. Ч. 1.