Биография

1822 ел, Пенза губернасы Яңа Бекетовка авылы, хәзерге Пенза өлкәсе, Колышлей районы Алферьевка авылы – 1895 елның 3 феврале, Казан шәһәре.

1844 елда Петербург медицина хирургиясе академиясен тәмамлый. 1844–1848 елларда – Мәскәү, 1848–1882 елларда Казан университетында эшли. 1860 елдан медицина факультеты госпиталь хирургиясе клиникасының беренче директоры һәм профессоры, Җәмәгать тәрбиясе приказы хастаханәсендә (соңрак – губерна хастаханәсе) госпиталь хирургиясе кафедрасы мөдире.

Казанда беренче булып хирургик операция ясаганда авыртуны басу өчен хлороформ куллана (1848).

Хезмәтләре

Паховая грыжа. Казань, 1848.

О произвольном вывихе коленной чашки // Военно-медицинский журнал. 1850.

Практические замечания о Казанской тифозной эпидемии // Московский медицинский журнал. 1852.

Әдәбият

Казанский медицинский институт, 1814–1989. Казань, 1989. Ч.1.