Биографиясе

1915 елның 18 феврале – 1988 елның 13 октябре, Казан шәһәре.

1943 елда Мәскәү медицина институтының хәрби факультетын тәмамлый. 1946–1970 елларда хәрби госпитальләрдә (1949 елдан Германиядә, 1952 елдан Казанда) эшли.

1970–1986 елларда Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры.

Хезмәтләре бөердәге синдромлы геморрагик бизгәкне – аның зарарлау формаларын өйрәнүгә, Урта Идел төбәкләрендә геморрагик бизгәкнең табигый чыганакларын, авыруның патогенезын, клиникасын ачыклауга, диагноз кую һәм дәвалауга карый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Клинико-серологические параллели при Ку-лихорадке // Материалы научно-практического совещания. Проблемы зоонозов (бруцеллёз, лептоспироз, сибирская язва, Ку-лихорадка). Пятигорск, 1964.

О новых очагах геморрагической лихорадки с почечным синдромом в Среднем Поволжье // Тезисы докладов итоговой науч. конф. КНИИЭМ. Казань, 1959.

Әдәбият

Казанский научно-исследовательский институт эпидемиологии и микробиологии (1900–1975). Казань, 1974.

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.