Биографиясе

1926 елның 7 октябре, Казан шәһәре – 2008 елның 7 августы, шунда ук.

1949 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1953 елдан Казан медицина академиясендә, 1971–2003 елларда йогышлы авырулар кафедрасы мөдире.

Фәни эшчәнлеге

Йогышлы авыруларның клиник иммунологиясе, корсак тифы, дизентерия, вируслы гепатит һ.б. авыруларның патогенезында һәм аларны дәвалауда иммунитетның күзәнәк механизмнары әһәмиятен тикшерә.

Беренче булып корсак тифы, дизентерия һ.б. йогышлы авырулар клиникасында антибиотиклар белән дәвалаганда лимфоцитларның функциональ торышын өйрәнүгә бәйле тикшеренүләрдә бластлы трансформация ысулын гамәлгә кертә (1977).

Бәширова тарафыннан иммун хәтер тупланган күзәнәкләр формалашуы исбатлана һәм йогышлы авырулардан соң иммунитетны үстерүдә аларның роле ачыклана, левомицетинның иммуносупрессив эффекты аныклана (1983); азыкка аллергияле балаларда вируслы гепатитның барышы һәм тәмамлануы өйрәнелә, бу исә азыкка аллергияне гепатитның хроник формаларын китереп чыгара торган фактор дип санарга мөмкинлек бирә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Клинико-иммунологические аспекты инфекционных болезней. Л., 198.

 Иммунные реакции в патогенезе брюшного тифа. Л., 1989.

Вирусные гепатиты и беременность // Практическое руководство. Казань, 1995. Т. 1.

Әдәбият

Казанский ГИДУВ им. В.И.Ленина (1920–1990). Казань, 1990.