- РУС
- ТАТ
Балалар табибәсе, сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1996), медицина фәннәре кандидаты (1996). РСФСР һәм Татарстанның атказанган табибәсе (1989, 1992)
1938 елның 5 февралендә Казан шәһәрендә туган.
1962 елда Казан медицина институтының педиатрия, 1993 елда социаль хезмәткәрләр факультетларын тәмамлый.
1962 елдан Казан медицина учреждениеләрендә эшли. 1979–1995 елларда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары. 1995 елдан Казан медицина көллиятендә директор урынбасары.
Дәүләт бүләге «Организация оздоровления беременных женщин в условиях местных санаторно-курортных учреждений» хезмәте өчен бирелә.
«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.