Биографиясе

1907 елның 30 сентябре, Акмола шәһәре, хәзер Казахстан Республикасының Астана шәһәре – 1998 елның 25 марты, Казан.

1932 елда Казан медицина институтын тәмамлый, Татарстан медицина оешмаларында эшли. 1941–1944 елларда Казан госпитальләрендә хирург. 1944 елдан Омск медицина институтында укыта, бер үк вакытта Омск шәһәренең баш акушер-гинекологы.

1960–1972 елларда Казан медицина институтының 1 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире һәм 1962–1964 елларда дәвалау факультеты деканы.

Фәнни тикшеренүләре бала тудыруны җиңеләйтүгә, токсикоздан интегүче йөкле хатыннарда бала тудырганда кан китүне туктатуга карый.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Функциональное состояние сосудистой системы при позднем токсикозе беременности. Казань, 1959.

Влияние переношенной беременности на течение родов и на плод: Материалы юбилейной научной конференции, посвящённой 150-летию со дня основания института (11–13 ноября 1964 г.) // Научные труды Казанского государственного ордена Трудового Красного Знамени медецинского института. 1964. Т. 14.

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.

Зефиров А.М., Альбицкий В.Ю. Деканы Казанского медицинского университета. Казань, 1997.