Биографиясе

1931 елның 1 августында Ташкент шәһәрендә туган.

1955 елда Ленинградта 1 нче медицина институтын тәмамлый. 1955 елдан Ташкент медицина институтында, 1976 елдан Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясенең морфология бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Имгәнүләрдән соң тукымаларны савыктыру процессларының структур нигезләрен, нурланыш тәэсиренә эләккән тукымалардагы шул процессларны көчәйтү һәм көйләү юлларын эшли.

Хезмәтләре

Регенерация слизистой оболочки желудочно-кишечного тракта при общем гамма-облучении. Ташкент, 1960.

Вопросы регенерации желудка при иммуносупрессии и медикаментозной корреляции. Ташкент, 1979.

Реактивность слизистого желудка в эксперименте и клинике. Ташкент, 1979.