Биографиясе

1806 ел – 1875 елның 26 октябре, Казан.

1830 елда Медицина-хирургия академиясенең Мәскәү бүлеген тәмамлый.

1833 елдан Казан университетында инспектор ярдәмчесе, анатомия прозекторы. 1835 елдан адъюнкт-профессор, 1837–1866 елларда экстраординар профессор һәм анатомия кафедрасы мөдире.

Казан университетының Анатомия театрын оештыручыларның берсе.

1867 елда Е.Ф.Аристов университетның шәрәфле әгъзасы итеп сайлана, аның исемендәге стипендия билгеләнә, Е.Ф.Аристов портреты бүгенгәчә Анатомия театрында саклана.

Хезмәтләре кеше анатомиясенә, баш сөяге һәм нерв системасы төзелешенә, канның физиологик үзенчәлекләренә багышлана.

Хезмәтләре

О значении внешности человека: Актовая речь. Казань, 1846.

О способе происхождения красного слоя крови на печёнке. Казань, 1856.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч.2.