Биографиясе

1956 елның 29 маенда Казан шәһәрендә туган.

1979 елда Казан медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли. 1987 елдан балалардагы йогышлы авырулар кафедрасы мөдире. 1995 елдан проректор, бер үк вакытта 1988 елдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының балалардагы йогышлы авырулар баш белгече.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре балаларда авыр формадагы вируслы һәм бактериаль йогышлы авырулар патогенезы һәм аны дәвалауга, иммунитет күрсәткечләренең специфик булмаган факторлары ролен ачыклауга, кининогенез тайпылышларына һәм аларны сулыш юлларындагы вируслы йогышлы авырулар вакытында көйләүгә карый.

В.А.Анохин илебездә яңа ФОС төркеменнән булган препарат – димефосфонны авыруларның авыр һәм катлаулы вариантларын дәвалаганда антицидотик чара сыйфатында гамәлгә кертүдә катнаша.

«Способ лечения бронхообструктивного синдрома при острых респираторных заболеваниях у детей» (1990) уйлап тапкан авторларның берсе.

Хезмәтләре

Изменение функциональной активности нейрофиллов в динамике острых респираторных вирусных и вирусно-бактериальных инфекций у детей. ВИЧ-инфекция у ребёнка // Казанский медицинский журнал. 1997. № 3.

Современные принципы клинической диагностики и классификации детских инфекционных заболеваний // Казанский медицинский журнал. 1998. № 3.