Биографиясе

1925 елның 15 апреле, Казан – 1987 елның 20 августы, Мәскәү.

З.И.Малкин шәкерте. 1948 елда Казан медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли. 1969 елдан факультет терапиясе кафедрасы мөдире, бер үк вакытта проректор.

1971 елдан СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының 4 нче идарәсендә (Мәскәү), 1975–1986 елларда Мәскәүдәге икенче медицина институтында, 1980 елга кадәр югары медицина белеме лабораториясе мөдире.

Хезмәтләре кардиология, гепатология, клиник витаминологиягә карый. Казанда медицина үсеше тарихына багышланган китаплары авторы.

Хезмәтләре

Биохимические изменения при коронарном атеросклерозе и их клиническое значение. Казань, 1964.

Витамин В15 (пангамовая кислота) и его клиническое применение. Казань, 1965.

Профессор М.Н.Чебоксаров (1878–1932). Казань, 1970.

Профессор Николай Андреевич Виноградов (1831–1886). Казань, 1972 (автордаш).

Профессор З.И.Малкин: [терапевт]. Казань, 1987.

Әдәбият

Казанский медицинский институт. 1814–1989. Казань, 1989. Ч.1.