Биографиясе

1931 елның 10 августы, Мари АССРның Сотаурск районы Тошнер авылы – 2002 елның 27 декабре, Казан.

1956 елда Ижевск медицина институтын тәмамлый, Мари АССРның медицина оешмаларында эшли. 1964 елдан Казан ГИДУВында, хәзерге Казан медицина академиясендә. 1982 елдан функциональ диагностика кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре йөрәк-кан тамырлары һәм бронх-үпкә системасы авырган кешеләрдә сулыш алуның клиник физиологиясе, йөрәк һәм үпкәләр авырганда сулыш зәгыйфьлеге патогенезына карый.

Казандагы «Медфизприбор» махсус конструкторлык техник бюросында эшләнгән приборларга (спирограф, азотограф, капнограф, диффузиометр һ.б.) сынау үткәрә һәм клиникада гамәлгә кертә.

Хезмәтләре

О равномерности альвеолярной вентиляции у больных клапанными пороками сердца // Кардиология. 1968. №3.

Современные методы исследования внешнего дыхания. Л., 1978.

Лёгочный газообмен у больных ревматическими пороками сердца. Казань, 1986.

Лёгочный газообмен при хронических заболеваниях лёгких. Казань, 1988.

Диагностика и лечение больных с хроническим лёгочным сердцем // Казанский медицинский журнал. 1995. №5.

Әдәбият

Профессор Вячеслав Максимович Андреев // Казанский медицинский журнал. 1992. №5.