Биографиясе

1896 елның 11 (23) гыйнвары, Казан – 1980 елның 1 декабре, шунда ук.

1919 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый, шунда ук эшли. 1930–1967 елларда Казан медицина институтында, 1932 елдан психиатрия кафедрасы мөдире, 1967 елдан профессор-консультант.

М.П.Андреев В.М.Бехтеревның фәнни традицияләрен үстерә: югары нерв системасы эшчәнлеген тикшерүнең объектив ысулларын эшләү, соматик психозлар этиопатогенезын, чик патологиясе, акылы зәгыйфьләнгән авыруларны соматометрик ысул белән өйрәнү, йогышлы агулану факторлары китереп чыгарган психик авыру формаларын, психик халәт һәм тән төзелешенең үзара бәйләнешен өйрәнү белән шөгыльләнә, авыруның сөйләмен тикшерү методикасын төзи.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Проблемы и методы соматометрического изучения душевнобольных // Современная психология. Казань, 1925. №2.

Структура пресенильных психозов // Работы Казанской психиатрической клиники. 1928. Выпуск 2.

Учение И.П.Павлова об условных рефлексах и психопатология // Казанский медицинский журнал. 1935. № 3–4.

Әдәбият

Андреев В.П. О научной, педагогической, врачебной и общественной деятельности М.П.Андреева // Вопросы клинической психиатрии. Казань, 1966.

Андреев В.П., Менделевич Д.М. Профессор Михаил Петрович Андреев // Казанский медицинский журнал. 1966. №1.