Биографиясе

1932 елның 24 августы, Казан – 1992 елның 6 августы, шунда ук.

1956 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1956–1974 елларда Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында, 1972 елдан эпидемиология бүлеген җитәкли, 1974 елдан Казан медицина институтының микробиология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сулыш юлларындагы бактериаль йогышлы авыруларның микробиологиясе һәм иммунологиясенә, организмның бума ютәлгә бирешмәүчәнлеге формалашу процессында иммунологик һәм аллергик тәэсирләнүенә багышлана.

Бума ютәл һәм дифтериягә каршы борын аша вакцинацияләү ысулын эшли һәм гамәлгә кертә, бу авыруларга диагноз куюның яңа ысулларын – турыдан-туры булмаган иммунофлуоресцент ысулын һәм латекс-микроагглютинация һәм агглютинация ысулын тәкъдим итә.

Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Серологические показатели у детей, подлежащих возрастной ревакцинации против коклюша, дифтерии и столбняка // Казанский медицинский журнал. 1973. №3.

Вопросы эпидемиологии и прикладной иммунологии. Казань, 1975.

Динамика противококлюшных антител в слюне и сыворотке крови вакцинированных доноров // Казанский медицинский журнал. 1987. №4.

Әдәбият

Казанский научно-исследовательский институт эпидемиологии и микробиологии (1900–1975). Казань, 1974.

Профессор Надежда Фёдоровна Амфитеатрова // Казанский медицинский журнал. 1992. Т.73, №6.