Биографиясе

1927 елның 14 августында Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Грибаново авылында туган.

И.И.Русецкий шәкерте. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1953 елда Казан медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли (бүленеп, 1957–1964 елларда Республика клиник хастаханәсендә).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре йөрәк ишемиясе патогенезы һәм аңа диагноз кую, ревмокардит авыруына, аяк-кул артериитына (облитерацияле эндартериит һәм атеросклероз) һ.б. карый.

Нормаль һәм авыруның үсеше вакытындагы симпатик нерв системасының төрле зоналарындагы симпатотамырлар реакцияләрен өйрәнүнең ысулларын һәм алымнарын эшли. Үзе өйрәнгән авыруларны булдырмау принципларын бәян итә.

Хезмәтләре

Значение гиперреактивных зон симпатической иннервации в патогенезе и диагностике аппендицита и холецистита. М., 1989 (автордаш).

Значение гиперреактивных зон симпатической иннервации в патогенезе и диагностике облитерирующего эндартериита нижних конечностей, ишемической болезни сердца и ревмокардита. М., 1999.