- РУС
- ТАТ
Невропатолог, генетика белгече, медицина фәннәре докторы (1993)
1945 елның 24 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Ү.Ш.Әхмәров улы.
1968 елда Казан медицина институтын һәм 1971 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. 1971–1976 елларда Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге табибе. 1980 елдан Казан медицина университетында, 1988 елдан нормаль физиология кафедрасы каршындагы «Традицион медицина» курслары мөдире.
1976 елда Республика клиник хастаханәсендә Татарстанда беренче медик-генетик консультация һәм 1981 елда профессор В.М.Сироткин белән берлектә «Медик һәм клиник генетика» курслары оештыра.
Тикшеренүләре нейрофизиология, невропатология, психологиягә, генетика, традицион медицинага, фән методологиясенә карый. Яңа туган балаларның рефлексларын тикшерә һәм язып чыга, клиник бәяләү алгоритмнарын әзерли. Кеше тәненең меридиональ системасының тумыштан килгән үзенчәлекләренә диагноз кую мөмкинлеге бирә торган кул чугы һәм аяк табанының дерматоглифик сурәтләрен яңача клиник бәяләү юлларын эшли.
Әхмәров «Novitas. Яңа фәнни концепцияләр, идеяләр, гипотезалар» журналын (Ү.Ш.Әхмәров белән берлектә) оештыручы һәм аның мөхәррире.
Шулай ук әдәбият белеме белән шөгыльләнә, Г.Тукай шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүчеләрнең берсе.
Введение в бионику. Казань, 1984 (автордаш).
Стигматы человеческой кожи. Казань, 1984.
Притчи дервишей. Казань, 1995.
Механизмы лечебных эффектов восточной акупунктуры. Казань, 1991.
Г.Тукай. Переводы: Сборник. Казань, 1996.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.