Биографиясе

1926 елның 30 мае, Казан — 2020 елның 8 июне, Казан.

1949 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1951 елдан Салехард, Казан медицина оешмаларында эшли.

1966 елдан Казан медицина университетында, 1974–1991 елларда топографик анатомия һәм ашыгыч хирургия кафедрасы мөдире.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре ашкайнату юлларының микроциркуляр юлларын тикшерүгә, хирургик патологияләр вакытында йөрәк-кан тамырлары һәм лимфа системаларын өйрәнүгә карый.

СССРда беренче булып лапароскопия ысулын эшли (1964). Беренчеләрдән булып А.А.Агафонов интубация наркозын куллана.

А.А.Агафонов һәм аның шәкертләре тарафыннан хирургик патологияләр вакытында макро- һәм микро дәрәҗәдә йөрәк-кан тамырлары, лимфа системалары турында яңа мәгълүматлар, хирургик патологияләр (холемия һәм ахолия, эчәк үткәрмәүчәнлеге, панкреонекроз, кан югалту, корсак куышлыгы асты гематомасы) күрсәткечләре, шулай ук дигестив тракт тышчалары регенерациясенә караган мәгълүматлар алына, үңәчне, ашказанын, эчәклек әгъзаларын саклап калу буенча оригиналь операцияләр эшләнә.

Хезмәтләре

Лечение спаечной болезни живота // Казанский медицинский журнал. 1964. № 2.

Лапароскопия в диагностике спаечной болезни живота // Казанский медицинский журнал. 1964. № 4.

Обоснование выбора метода дренирования жёлчных путей при механической желтухе // Хирургия. 1979. № 5.

Резекция подслизистой основы и слизистой оболочки желудка с сохранением серозномышечных оболочек и пилорического жома // Казанский медицинский журнал. 1993. № 3.