- РУС
- ТАТ
Дерматовенеролог, медицина фәннәре докторы (2002)
1958 елның 2 апрелендә Кукмара поселогында туа.
1981 елда Казан медицина институтын тәмамлый.
1982–1997 елларда Чаллы шәһәренең тире-венерология авырулары диспансеры табибе, 1997 елдан Казан медицина академиясендә.
Хезмәтләре авыл хуҗалыгы производствосында һөнәри тире авыруларын дәвалауга карый. Р.М.Абдрахманов тарафыннан шиннар җитештерү шартларында тире авырулары барлыкка килүе тикшерелә. Шиннар һәм авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү шартларында тиредә үзгәрешләр башлану сәбәпләре ачыклана, тире авыруларын киметү буенча методик киңәшләр эшләнә һәм гамәлгә кертелә.
Профессиональные дерматозы в шинном производстве. Казань, 1996.
Производственно-обусловленные дерматозы в сельском хозяйстве. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.