Эчтәлек

Авырулар барышының гомуми процессларын, универсаль чагылышларын, аерым әгъза һәм системаларның функциональ эшчәнлегендәге тайпылышларның сәбәпләрен тикшерә.

Патологик физиологиянең төп ысулы — эксперимент, ягъни кешедә авыру килеп чыгу закончалыкларын ачыклау, дәвалау һәм кисәтүнең нәтиҗәле ысулларын булдыру максатыннан, лаборатор хайваннарында патологик процессларны модельләштерү.

Россиядә беренче мөстәкыйль патологик физиология кафедрасы 1874 елда, Казан университетының медицина факультетында барлыкка килә. 1880 елларда Россия патологик физиологиясенә нигез салучыларның берсе В.В.Пашутин тәҗрибәләр уздыруны фәнни практикага кертә, авыру кеше организмында матдәләр алмашы процесслары бозылу механизмын өйрәнә. Шушы елларда хайваннардагы гипотермик халәт физиологиясен һәм кышкы йокыга талу күренешен өйрәнү буенча беренче тикшеренүләр уздырыла (профессор А.Н.Хорват), тикшеренү нәтиҗәләре гипотермияне йөрәккә һәм баш миенә операцияләр вакытында киң куллануга нигез итеп алына.

ХХ йөз башында иммунобактериаль юнәлеш интенсив үстерелә; И.Г.Савченко (иммунитет реакцияләрен өйрәнүдә физик-химик юнәлешкә нигез салучы) тарафыннан фагоцитоз механизмнарының һәм кызылча (скарлатина) иммунологиясенең яңа фактлары ачыклана. 1930 елларда Казан медицина институтында кислород җитешмәү һәм аллергик реакция механизмнарын өйрәнү башлана (Н.Н.Сиротинин, А.Д.Адо, М.Г.Ерзин).

Соңрак яңа фәнни юнәлеш — аллергик реакцияләр патогенезын, гемостаз механизмнарын, лимфа системасы патофизиологиясен, иммунопатологияне ачыклауга зур йогынты ясаган аллергология барлыкка килә (И.М.Рәхмәтуллин, Л.М.Ишимова, Т.Б.Толпегина, Д.М.Зөбәеров, Д.Н.Маянский, М.М.Миңлебаев, А.П.Цибулькин, Р.С.Фәссахов, Ю.Е.Микусев, Л.Н.Иванов, В.И.Курочкин, И.П.Гаранина, А.М.Девятаев, Ф.И.Мөхетдинова, С.В.Бойчук, О.К.Поздеев һ.б.). Аллергологиянең фән буларак үсеш алуы һәм илкүләм аллергология хезмәте җәелдерелү дә шулай ук А.Д.Адо исеме белән бәйле.

1970–1980 елларда Казан ГИДУВында беренче аллергология, клиник иммунология, балалар аллергологиясе кафедралары оештырыла; аллергология буенча фәнни-тикшеренү лабораторияләре төзелә, Казандагы 7 нче хастаханәдә һәм 7 нче балалар хастаханәсендә аллергология бүлекләре ачыла. 1928 елдан республикада Татарстан патофизиологлары җәмгыяте эшли. 1952 елда Казанда патологик физиология буенча 1 нче Бөтенсоюз конференциясе уздырыла.

1984 елда аллергологиягә багышланган хезмәтләре өчен А.Д.Адо СССР Дәүләт бүләгенә лаек була; 1984 елдан башлап, патологик физиология өлкәсендәге иң яхшы фәнни-тикшеренү эшләре өчен ТР ФАнең А.Д.Адо исемендәге бүләге бирелә башлый.

Шулай ук кара Казан медицина фәнни мәктәбе.

Әдәбият  

Тель Л.З., Лысенков С.П., Шастун С.А. Патологическая физиология: интерактив: Курс лекций. М., 2007;

Популярная медицинская энциклопедия. М., 1987.

АвторМ.М.Миңлебаев