Эчтәлек

Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын, функциональ тайпылышларга (тумыштан килгән деформация, җәрәхәт алу, ялкынсынулар нәтиҗәсендәге зәгыйфьлек) диагноз кую, аларны дәвалау ысулларын өйрәнә. Травматология белән берлектә мөстәкыйль бүлек тәшкил итә. Гәүдә төзелешендәге тайпылышларны өйрәнүне фәнни нигезгә салу омтылышы Яңарыш чорында, француз хирургы А.Паре тарафыннан ясала.

Фәнни ортопедиянең барлыкка килүе француз табибе Н.Андриның «Ортопедия» китабы басылып чыгу (1741) белән бәйләп карала. XVIII йөз ахырында ортопедик дәвалау учреждениеләре булдырыла, сынган урыннарны беркетеп ялгау өчен гипс кулланыла башлый (голланд табибе Гендрихс һәм рус табибе К.Гибенталь, 1815), дәвалауда массаж, гимнастика, очлыкларның функцияләрен тергезү өчен тарттыру ысуллары гамәлгә кертелә. Россия медицинасында антисептика һәм наркоз кулланыла башлаганнан соң, ортопедиядә хирургик ысуллар үсеш ала (мускул һәм сеңерләрне күчереп утырту һ.б.).

Е.О.Мухинның 1806 елда нәшер ителгән «Сөякләрне дәвалау фәне башлангычлары» («Первые начала костоправной науки») китабы Россиядә хирургик ортопедия үсешенә этәргеч була. Н.И.Пирогов хезмәтләрендә рус галим-табибләренең ортопедиягә караган тәүге фәнни эшләре гомумиләштерелеп, нәтиҗәләр ясала; дисмургия (Н.Эллинский, 1834), ортопедия (Н.И.Студенский, 1885) буенча ярдәмлекләр басылып чыга.

1791 елда И.П.Кулибин тарафыннан шин-шарнирлы протезлар конструкцияләнә, 1830 елларда Р.Черносвитов протезларның камилрәк төрләрен тәкъдим итә. И.А.Бредихин (1862), С.Ф.Феоктистов (1863), Н.П.Никольский (1870), Н.И.Носилов (1875), В.И.Кузьмин (1893) хезмәтләре ортопедияне алга таба үстерүгә өлеш кертә. К.Ф.Бернер Россиядә беренче буларак скелетны тарттыру ысулын куллана.

1906 елда Россиядә беренче ортопедия кафедрасы һәм беренче ортопедия клиникасы ачыла, Г.И.Турнер тарафыннан беренче ортопедия институты оештырыла (институтка Р.Р.Вреден җитәкчелек итә).

СССРда ортопедотравматология ярдәме системасына Н.Н.Приоров тарафыннан нигез салына, 1921 елда Мәскәүдә Дәвалау-протез институты ачыла (1971 елдан Приоров исемен йөртә). 1925 елда Бөтенсоюз хирурглар җәмгыятендә ортопедлар секциясе оеша, 1963 елда Халыкара ортопедик хирургия һәм травматология җәмгыятенә әгъза булып кергән Бөтенсоюз травматологлар һәм ортопедлар җәмгыяте төзелә, Казанда җәмгыятьнең бүлеге эшли. «Ортопедия, травматология и протезирование» журналы нәшер ителә.

Фән буларак ортопедия Казанда XIX йөзнең 2 нче яртысыннан үсеш ала (В.В.Владимиров, Н.А.Студенский һ.б.). 1918 елда Казанда Ортопедия институты оештырыла. 1945 елдан фәнни тикшеренүләр М.О.Фридланд, Ә.Л.Латыйпов, Л.И.Шулутко, Г.С.Самойлов, Х.З.Гафаров, Ф.С.Йосыпов, А.А.Румянцева, Н.А.Завьялова, У.Я.Богданович һ.б. тарафыннан алып барыла. 2009 елдан Республика клиник хастаханәсенең Травматология үзәге ТР Сәламәтлек саклау өлкәсендәге төп учреждение булып тора (кара Травматология һәм ортопедия үзәге).

Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре өчен травматолог-ортопедлар һәм нейрохирурглар әзерләү үзәген Казан медицина академиясенең травматология һәм ортопедия кафедрасы тәшкил итә.

2000 еллар башыннан ортопедиягә кагылышлы түбәндәге фәнни мәсьәләләр өйрәнелә: сөякләр сыну, биомеханика, травмаларны дәвалау (эндопротезлау, эре буыннар регенерациясе, нейрохирургия, микрохирургия һ.б.); умыртка сөяге сыну очрагында модификацияләнгән сөяк цементы ярдәмендә вертебропластика ясау ысулын куллану (шул исәптән арка миенең зыян күргән урынына берничә мәртәбә кәүсә күзәнәкләр трансплантацияләү); очлыклары зарарланган авыруларны дәвалауда васкуляризацияле тире пластикасы (очлыкларның кан белән тәэмин ителешенең топографик-анатомик үзенчәлекләрен өйрәнү); травмаларны кисәтү; сөяк яраларының төзәлү процессы, авыруның кискенләшүен кисәтү, репаратив регенерациягә лазер тәэсире (ТР ФАнең Физика-техника институты белән берлектә).

2010 елда ТРда 200 дән артык табиб-травматолог эшли.

Әдәбият  

Гафаров Х.З., Богданович У.Я. 75 лет Казанскому институту ортопедии и травматологии // Казан. медицина журн. 1993. № 5.

Авторлар — Р.Я.Хәбибҗанов, Р.Г.Исхакова