Эчтәлек

Онкогенезның — организмдагы нормаль күзәнәкләрнең шешкә әверелү процессының — теоретик, эксперименталь һәм клиник аспектларын, шешләргә диагноз кую, аларны дәвалау ысулларын һәм кисәтү чараларын өйрәнә. Онкология өлкәсендәге үсеш табигыять фәннәре, теоретик һәм клиник дисциплиналарда ирешелгән уңышлар белән турыдан-туры бәйле.

Россиядә беренче булып, профессор Н.М.Любимов көчле лейкоз вакытында әгъзалардагы үзгәрешләргә бәяләмә бирә; Ф.Я.Чистович үпкә һәм бронхлар беренчел рагы гистогенезын һәм ангиосаркомаларны өйрәнә; И.П.Васильев плевра, баш мие шешләре һәм эксперименталь шешләрне дәвалау нәтиҗәләре турында хезмәтләр язып бастыра.

Казанда онкологияне фән буларак өйрәнә башлау иң беренче чиратта профессорлар Ю.А.Ратнер һәм М.З.Сигал исемнәре белән бәйле. 1947 елда Казан ГИДУВында (хәзер Казан медицина академиясе) онкология кафедрасы оештырыла (мөдире — Ю.А.Ратнер, 1967 елдан — М.З.Сигал, 1985 елдан — Р.М.Таҗиев, 2004 елдан — Р.Ш.Хәсәнов). М.З.Сигал үңәч резекциясе, ашказаны һәм эчәк асептик электрохирургиясе, радикаль гастроэктомия очрагында ирекле тире пластикасы, ашказаны рагына операция вакытында трансиллюминация тикшерүләре методикаларын эшли; тире рагын дәвалауның радиохирургик ысулын тәкъдим итә (Г.И.Володина белән берлектә); К.В.Кабанов белән берлектә кабырга дугаларын киңәйтү-күтәртү җайланмасын конструкцияли (Сигал-Кабанов киңәйткече, 1959); ашказаны һәм туры эчәк рагы очрагында, илдә иң беренчеләрдән булып, киңәйтелгән лимфаденэктомия ясый башлый.

1965 елда Казан медицина академиясендә нур ярдәмендә диагноз кую кафедрасы оештырыла (мөдире Д.Е.Гольштейн, 1999 елдан — М.К.Михайлов, кафедрада яман шешләргә нур ярдәмендә диагноз кую һәм яман шеш авыруларын (лимфогранулематоз, нейроэндокринологик авырулар һ.б.) дәвалау ысуллары камилләштерелә, ашказаны һәм туры эчәк рагы фармакорентгенологик юл белән өйрәнелә. Онкогинекология өлкәсендәге тикшеренүләр Казан медицина академиясенең 2 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасында, З.Ш.Гыйләҗетдинова һәм З.В.Мәүлетова җитәкчелегендә алып барыла.

1975 елда Республика онкология диспансерында онкогинекология бүлеге ачыла. Казан медицина университетының 1 нче хирургик авырулар кафедрасы (мөдире Ф.Ш.Әхмәтҗанов) онкология курсында күкрәк рагы операцияләре вакытында әгъзаларны саклап калу, шул исәптән ирекле тире пластикасы буенча фәнни тикшеренүләр алып барыла. 1970–1990 елларда онкология үсешенә Казан галимнәре Ә.С.Абдуллин, Б.Л.Еляшевич, А.П.Старостин зур өлеш кертә. Клиник О. өлкәсендәге уңышлар профессорлар Р.М.Таҗиев, Р.Ш.Хәсәнов, И.Г.Гатауллин, Ф.Ш.Әхмәтҗанов, И.Р.Әһлиуллин, В.П.Потанин, Е.И.Сигал, А.Х.Исмәгыйлев һ.б. исемнәре белән бәйле. Казан онкологлары тарафыннан яман шешләрне хирургик юл белән дәвалауның төрле методикалары эшләнә һәм камилләштерелә, шул исәптән кече оча сөяге әгъзаларындагы яман шешләр эвисцерациясе; күкрәк куышлыгы һәм кече оча сөяге органнарындагы яман шешләрне эндохирургик һәм тораскопик ысуллар белән дәвалау; ашказаны асты бизе рагы очрагында киңәйтелгән һәм комбинацияле панкреатик-дуоденаль резекцияләр; күкрәк һәм бугаз-йоткылык рагы очракларында пластик операцияләр; бронхлар, трахея, үңәч рагы очракларында брахитерапия; күкрәк рагы очрагында эчке тукымалар гамма-терапиясе һ.б. онкологиядә эндоскопик тикшеренүләр Б.К.Дружков һәм В.Ю.Муравьёв тарафыннан гамәлгә кертелә. Яман шеш авыруларына нур ярдәмендә диагноз кую һәм авыруларны нурлар белән дәвалау; яман шешләрне (йомшак тукымалар саркомасы, күкрәк бизләре, үңәч шешләре) төрле ысуллар кулланып дәвалау; яман шешләргә радионуклид диагностикасы; үзара бәйләнештә булган әгъзаларны зарарлаган авырулар (система авырулары), сөяк һәм буын шешләре очракларында нур белән диагноз куюның комплекслы ысулларын эшләү (М.И.Гольштейн, 1950 еллар; Г.И.Володина, 1970 еллар) шулай ук онкологиянең аерым юнәлешләрен тәшкил итә. Кешедә очрый торган яман шешләрне морфологик өйрәнүләр (макро- һәм микроскопик бәяләмә бирү) Казан медицина университетының патологик анатомия кафедрасында 1960 еллардан алып барыла. Шешләргә гистохимия ысулы белән диагноз куела башлау да шул ук чорга карый (В.А.Добрынин, В.П.Нефёдов). 1996 дан ТРның Онкология клиник диспансерында С.В.Петров тарафыннан авыруга диагноз кую һәм авыру барышын фаразлау өчен шешле күзәнәкләрдәге аксым молекулаларына гистоцитохимик анализ ясау ысулы гамәлгә кертелә. Әлеге ысул шешләрнең морфологик верификациясе сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. С.В.Петров редакциясендә рус телендәге бердәнбер фундаменталь хезмәт — «Шешләргә иммуногистохимик диагностика буенча кулланма» («Руководство по иммуногистохимической диагностике опухолей», 1998; 4 басма, 2012) нәшер ителә. 1995 елда халыкка онкология ярдәме күрсәтү буенча координация советы булдырыла, республика ракка каршы көрәш программасы кабул ителә, ТРның ракка каршы көрәш җәмгыяте оештырыла. ТРның онкология хезмәте структурасын ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Республика онкология клиник диспансеры, аның Чаллы шәһәрендәге филиалы, Әлмәт шәһәрендәге онкология поликлиникасы, поликлиникалардагы һәм Республика клиник хастаханәсендәге 72 онкология кабинеты тәшкил итә. Республика онкология клиник диспансерында кешедәге яман шешкә иммуногистохимик юл белән диагноз кую һәм республика дәвалау учреждениеләрендә төшерелгән рентгеномаммограммаларга бәяләмә бирү максатыннан референц-үзәкләр эшли. 6 тапкыр Казанда, чит ил галимнәре катнашында, кешедәге яман шешкә иммуногистохимик юл белән диагноз кую мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия укулары оештырыла, ел саен онкологиянең төрле юнәлешләре буенча халыкара дәрәҗәдәге конференцияләр үткәрелә.

Онкологларның 5 нче Бөтенроссия съезды шулай ук Казанда уздырыла (2000).

Әдәбият  

Основы теоретической онкологии. М., 1961;

Гилязутдинов И.А. Опухоли гипофиза. Л., 1982;

Хасанов Р.Ш. Злокачественные новообразования по Республике Татарстан в 1993–98 годах. К., 2000.

Автор — И.А.Гыйләҗетдинов, Р.Ш.Хәсәнов