1909 елда Казанда хәйрия җәмгыяте, алдынгы карашлы җәмәгать эшлеклеләренең, нигездә, табибләрнең ирекле берләшмәсе буларак барлыкка килә. ХХ йөз башында Россиядә балалар үлемен һәм авыруларны киметү максатында җәмгыятьләр төзелә. Ана һәм бала сәламәтлеген саклау системасы булмау, халыкның авыр социаль-икътисади шартларда яшәве балалар үлеменең артуына сәбәп була. 1904 елда Россиядә беренче зур җәмгыятьләрнең берсе – «Балалар үлеме белән көрәшү берлеге» төзелә. 1913 елда «Бөтенроссия аналарны һәм яшь балаларны саклауны булдыру» оешмасы раслана.

Казан җәмгыятенең төп максаты – балалар үлеменең сәбәпләрен һәм күләмен өйрәнү, аларга каршы көрәш чараларын эшләү. Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыяте ятим балалар йортларына ярдәм итү, балалар азыгы тарату, балаларның ялын оештыру өчен махсус мәйданнар ачу, аналарга консультацияләр бирү эшләрен башкара. Җәмгыять балалар авыруларын булдырмауга багышланган популяр брошюралар нәшер итә. Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыятендә профессор В.П.Первушин, П.И.Пичугин (казначей), В.К.Меньшиков, Е.М.Лепский актив эш алып баралар.

Җәмгыять 1915 елга кадәр эшли, шәфкать туташлары һәм табибләр әзерләүдә катнаша, нәтиҗәле санитария-агарту эше алып бара.

Автор — Д.Д.Нуретдинова