Эчтәлек

«Неврология» термины, башлыча, клиник медицинаның нерв системасы авыруларын һәм нерв системасының организмдагы башка системалар һәм органнар патологиясендә тоткан урынын өйрәнүче бүлеген билгеләү өчен кулланыла. XIX йөзнең 2 нче яртысында клиник неврология медицинаның аерым тармагы булып аерылып чыга, мөстәкыйль тармак башында Ж.Шарко, Ж.Дежерин, И.Бабинский (Франция), А.Штрюмпель, К.Вестфаль, Г.Оппенгейм (Германия), Д.Джексон, У.Говерс (Англия) кебек танылган табибләр тора.

Россиядә неврологиянең фәнни-гамәли яктан формалашуы дөньяда иң беренчеләрдән неврология клиникасы (1869) булдырган һәм Мәскәү университетындагы Россиядә беренче нерв авырулары кафедрасына (1870) җитәкчелек иткән А.Я.Кожевников исеме белән бәйле.

Казан университетында неврология 1876 елда патология һәм терапия кафедрасында укытыла башлый, 1885 елда, Мәскәү һәм Петербургтан соң Россиядә өченче булып, нерв авырулары кафедрасы булдырыла.

1887 елда Казан университеты каршында Нерв авырулары клиникасы ачыла; 1892 елда В.М.Бехтерев Невропатологлар һәм психиатрларның Казан җәмгыятен оештыра, хәзерге Татарстан неврологлары җәмгыяте — шуның варисы.

Соңрак Мәскәү һәм Петербург неврология мәктәпләре белән бергә Россиядә неврологиянең төп юнәлешләрен билгеләячәк Казан Неврология мәктәбенә исемнәре бөтен дөньяга билгеле профессорлар В.М.Бехтерев (1885–1893 елларда Казан университетының психиатрия кафедрасы мөдире) һәм Л.О.Даркшевич (1893–1917 елларда Казан университетының нерв авырулары кафедрасы мөдире) тарафыннан нигез салына. Казанда эшләү чорында В.М.Бехтерев Европада икенче, Россиядә беренче булган психофизиология лабораториясе оештыра; яңа авыру — анкилозга китерүче спондилартритка, яки «Бехтерев авыруы»на тасвирлама бирә (1892). Н.А.Миславский белән бергә баш мие кабыгының эчке органнар эшчәнлегенә йогынтысын өйрәнү буенча экспериментлар юлы белән фундаменталь тикшерүләр уздырыла, арка миенең үткәргеч юллары һәм баш миенең функциональ анатомиясе турында тәгълимат булдырыла; «Минең үткәргеч юллары» («Проводящие пути мозга», 1892) китабы нәшер ителә (соңрак ул тулыландырыла, кабатлап бастырыла, чит телләргә тәрҗемә ителә).

Л.О.Даркшевич Казанга килгәнгә кадәр ачыш ясый — баш миенең арткы спайкасы төшенә тасвирлама бирә (хәзер аның исеме белән йөртелә). Аның кайбер хезмәтләре атаклы француз неврологы Ж.Дежерин (1885) һәм психоанализга нигез салучы З.Фрейд (1886) белән автордаш буларак нәшер ителә. Казанда эшләү дәверендә Даркшевич неврология клиникасын киңәйтә һәм җиһазландыра, неврология буенча Россиядә беренче капиталь кулланма — «Нерв авырулары курсы»н («Курс нервных болезней», т. 1–3, 1904–1907) әзерләпләп бастыра, хирурглар В.И.Разумовский һәм А.В.Вишневский белән берлектә Россия медицинасында нейрохирургия тармагын булдыруга зур хезмәт куя.

Алга таба Казанда Н. үсеше гомумән Россия неврологиясе үсешен тәэмин иткән галим-профессорлар А.В.Фаворский, В.П.Первушин, И.С.Алуф, Л.И.Омороков, И.И.Русецкий, Г.Б.Максудов, В.М.Сироткин, Я.Ю.Попелянский, И.Н.Дьяконова, А.Ю.Ратнер, В.П.Веселовский, Х.М.Шульман, Д.М.Табиева, М.Ф.Исмәгыйлев һ.б.ның хезмәтләре белән бәйле.

Казан неврологлары баш һәм арка миенең кан тамырларын, периферик нерв системасын, нерв системасының вертеброген авыруларын, таркау склерозны, вегетатив нерв системасы авыруларын, балалар неврологиясен, талпан энцефалитын, эпилепсия, паркинсонизм, сирингомиелияне, мануаль медицина өлкәсендә — рефлексотерапия, нейрофармакология, клиник нейрофизиология, нейрорадиологияне өйрәнүгә зур өлеш кертәләр. Казан неврологларыннан И.И.Русецкийның «Вегетатив нерв тайпылышлары» («Вегетативные нервные нарушения», 1958), Л.И.Омороковның «Клиник невропатологиягә кереш» («Введение в клиническую невропатологию», 1961), Я.Ю.Попелянскийның «Бил остеохондрозының вертебраль синдромнары» («Вертебральные синдромы поясничного остеохондроза», 1974), Г.А.Иваничевның «Мануаль медицина» («Мануальная медицина», 1998) хезмәтләре неврология буенча Россиядә басылган китапларның алтын фондына кертелгән, табиб-галимнәрнең хәзерге эзләнү нәтиҗәләре дөньяның неврологиягә багышланган иң танылган басмаларында дөнья күрә тора.

Казанда 6 неврология кафедрасы бар (2010): Казан медицина университетында — неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы (кафедра мөдире — М.Ф.Исмәгыйлев); неврология һәм реабилитация (Э.И.Богданов); неврология һәм нейрохирургия (В.И.Данилов); Казан медицина академиясендә — неврология һәм рефлексотерапия (Г.А.Иваничев); вертеброневрология (Ф.Ә.Хәбиров); балалар неврологиясе (В.Ф.Прусаков).

Неврологиягә караган 2 журнал нәшер ителә: «Неврологический вестник» (1893 елда В.М.Бехтерев тарафыннан нигезләнә, баш мөхәррире — М.Ф.Исмәгыйлев) һәм «Вертеброневрология» (баш мөхәррире — Ф.Ә.Хәбиров). Казан медицина академиясе каршында неврология өлкәсендә докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау буенча Фәнни совет эшли. Казанда ике тапкыр Бөтенроссия неврологлары съезды уздырыла (1974, 2001).

Татарстанда 650 невролог эшли (10 мең кешегә — 1,72 туры килә), республика стационарларында нерв авырулы өлкәннәр өчен 2000, балалар өчен 240 ятак-урын бар (2010). Казандагы махсус неврология үзәкләрендә (республика инсульт регистры, республика таркау склероз белән авыручыларга ярдәм күрсәтү үзәге, республика неврологик авырулар өчен тернәкләндерү хастаханәсе, нерв системасының экстрапирамид авыруларына дучар булганнарга ярдәм күрсәтү үзәге) фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла, республикадан һәм башка төбәкләрдән килгән пациентларга гамәли ярдәм күрсәтелә. Республика клиник хастаханәсендә эпилептологик һәм отоневрологик авырулар кабул ителә.

Әдәбият  

Дьяконова И.Н., Попелян­ский Я.Ю., Чудновский В.С. История развития неврологии и психиатрии в Казани. К., 1974.

Автор – Э.И.Богданов