Фән буларак, медицина фундаменталь медицина, биологик медицина, социаль медицина төркемнәрен туплаган фәнни дисциплиналар комплексын тәшкил итә.

Биологик медицина дисциплиналары кеше тәне төзелешен (морфология) төрле бүленештә: организм (анатомия), органнар (топографик анатомия), тукымалар (гистология), күзәнәкләр (цитология) һәм шулай ук молекула дәрәҗәсендә (молекуляр биология) өйрәнә.

Медицина организмның функциональ эшчәнлеген (физиология, биохимия), авыруларның килеп чыгышы, көчәюе һәм барышы закончалыкларын (патологик анатомия һәм патофизиология), иммунология, аллергология, микробиология, паразитология, медицина биохимиясе һәм биофизикасы аша аларның махсус аспектларын ачыклый, организмга дарулар тәэсирен (фармакология) тикшерә. Авыруга диагноз кую һәм авыру кешене дәвалау (терапия, хирургия, педиатрия), бала таптыру белән бәйле медицина ярдәме (акушерлык һәм гинекология) кебек клиник дисциплиналар аерым төркем хасил итә. Гигиена, социаль медицина белән бәйле дисциплиналар (эпидемиология, җәмгыяви сәламәтлек һәм сәламәтлекне саклау, медицина демографиясе, биомедэтика, медицина хокукы, медицина социологиясе һ.б.) тормыш шартларының кеше сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнә, сәламәтлек саклау һәм авыруларны кисәтүгә, сәламәтлек саклауны оештыру мәсьәләләренә юнәлдерелгән чаралар тәкъдим итә.

Медицина әйләнә-тирә дөньяга тәэсир итүнең фәнни (исбатлауга нигезләнгән медицина) һәм сәнгатькә хас (табиб интуициясе, диагноз кую сәләте, пациентка психологик йогынты ясау) ысулларын, шулай ук дәвалау манипуляцияләре вакытында мануаль күнекмәләр куллана.

Идел буе Болгар дәүләте табибләре

Медицина — кешелек туплаган гыйлемнәрнең иң борынгы тармагы. Бик борынгы заманнарда ук, ялгышулар аша, халык медицинасы — дәвалауның эмпирик алымнары (кан алдыру, банка салу, шин кую, яра бәйләү һәм шулай ук гигиена чаралары) системасы формалаша, халык тәҗрибәсенең күп гамәлләре хәзер дә кулланылышта. Табиблек гыйлеме формалашуда Шәрекъ  медицинасы, шул исәптән Идел буе Болгар дәүләте табибләренең йогынтысы зур була. Болгар табибләре пульсны тыңлауга аерым әһәмият бирәләр, кан алдыруны киң кулланалар. Борынгы болгар табибләре язган хезмәтләр Шәрекътә танылу ала. Гарәп табибе Серапион (кече Ибне Сераби) үзенең «Дару матдәләре турында гыйлемнәр» (XII йөз) китабында болгар табибләре тәҗрибәсен телгә ала. Алар турында атаклы гарәп галиме Ибне әл-Бейтар Дхъя Хуҗа Хәлфә дә яза. «Энциклопедия лөгатьлеге»ндә («Энциклопедический лексикон», т. 1–17, 1835–41) Болгардан чыккан галим-табиб Борһанеддин Ибраһим бине Йосыф әл-Болгари (?–1204) хакында мәгълүмат бар. Аның фармакология өлкәсенә караган «Гади дарулар» табиблек трактаты мөселман дөньясына билгеле була. Болгар галим-табибләре, бертуган Таҗетдин һәм Хәсән бине Юныс әл-Болгариларның хезмәтләре шулай ук киң таныла. Өлкәне — табиб-фармаколог Таҗетдин — Гыйракның Мосул шәһәрендә укый һәм гомер итә, фармакология буенча «Агуланулардан көчле дәва», «Дару үләннәренең мөмкинлекләре» хезмәтләрен яза. Энесе Хәсән «Агуланулардан көчле дәва»ны гарәп теленә тәрҗемә итә (XII–XIII йөз), трактатның гарәпчә күчермәсе Иранда, Мәҗлес китапханәсендә саклана (1997 елда Казанда тәрҗемәсе басылып чыга). Медицина тарихында Идел буе Болгар дәүләтеннән чыккан Хаҗи Әбүбәкер Бәлхи әл-Болгари һәм Хаҗи Әскәр исемнәре дә билгеле.

Халык сәламәтлеген саклауда көндәлек санитария культурасы зур роль уйный, ислам дине аңа (тән, кием, торак гигиенасы, намаз алдыннан тәһарәт алу һ.б.) аерым игътибар бирә.

Идел буе Болгар дәүләтендә халык медицинасы тора-бара фәнни, профессиональ юнәлеш ала; XIII йөздә хастаханәләр барлыкка килә (Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында әйтелә). Гарәп язуы болгарларга Шәрекъ табибләренең хезмәтләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Цивилизацияләр үсеше кысаларында җәмгыяви медицинага нигез салына, чагыштырмача стандартлаштырылган белем бирү — медицина мәктәпләрендә, соңрак университетларда (Салерно — IX йөз; Болонья — XII йөз; Оксфорд, Кембридж, Париж, Падуя — XIII йөз; Прага, Краков, Вена — XIV йөз) тормышка ашырыла.

Рус дәүләтендә медицина

Медицина ярдәменә мохтаҗларга ярдәм күрсәтү учреждениеләре барлыкка килүдә дини оешмаларның роле аеруча зур була. Рус дәүләтендә беренче хастаханә Киевтагы Печера монастыре каршында ачыла (1070). XII йөздә Русьнең Новгород һәм башка шәһәрләрендә хастаханәләр була. Патша Иван Грозный заманында кабул ителгән «Стоглав» җыентыгы (1545) Россиядә хастаханәләр эшчәнлегенең дәүләт күзәтчелегендә торуын раслый, җыентыкта хастаханәләрнең корылыш тәртибе һәм авыруларны карау-дәвалау кагыйдәләре җентекләп тасвирлана. Мәскәү Русенда медицинаның дәүләт системасына кертелүе 1581 елда Даруханәләр приказы оештырылудан башлана (кара Даруханәләр). Пётр I чорында медицинага кагылышлы иң әһәмиятле казанышлар: хәрби госпитальләр (шул исәптән Казанда — 1722) төзелү, медицина белеме бирү системасы булдырылу (1707 елда госпиталь мәктәпләре ачылу). Екатерина II патшалык иткәндә Медицина коллегиясе оештырыла, медицина белеме бирү җәелдерелә: Мәскәү университетында медицина факультеты ачыла, госпиталь мәктәпләре медицина-хирургия академияләре итеп үзгәртелә; җәмәгать тәрбиясе приказлары (1775) төзелә. Приказлар эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, 1775–1865 елларда Казан губернасында 519 хастаханә (17,4 мең ятак-урын) ачыла. Приказлар оештырылу белән бергә, өяз табибләре вазифасы кертелә, 1797 елдан табиблек идарәләре булдырыла. «Губерна һәм өяз земство учреждениеләре турында нигезләмә» («Положение о губернских и уездных земских учреждениях», 1864) раслана; «приказ медицинасы»на алмашка киң халык катламнарына участокларга бүленешле тәртип буенча бушлай хезмәт күрсәтүче земство медицинасы килә.

Медицина белеме бирү

Урта һәм югары медицина белеме бирү системасы нигездә XIX йөздә формалаша. Медицина, галим-медикларның эзләнүләренә һәм хезмәтләренә карап, төрле юнәлештә үсә: физиология (К.М.Быков, Н.О.Ковалевский), патология (В.В.Пашутин, А.В.Петров); хирургиядә уңышлар, анатомия-хирургия киселешендә булып, топографияне үзләштерүгә нигезләнә (А.-Л.А.Китер, Ф.О.Елачич, Н.И.Боголюбов), иммунология һәм бактериология өлкәсендә И.Г.Савченко эшли (кара Медицина белеме бирү). Россиянең үз терапия мәктәбе традицияләре ныгып урнаша (А.Л.Мясников, В.П.Образцов, М.П.Кончаловский, Д.Д.Плетнёв, Н.Д.Стражеско, Г.Ф.Ланг, Н.А.Виноградов, Н.И.Котовщиков, К.Ф.Фукс, М.А.Хомяков, Ә.Б.Терегулов, Н.К.Горяев һ.б.); нейрохирургия (В.М.Бехтерев, Н.Н.Бурденко, А.Л.Поленов, С.П.Фёдоров), пластик хирургия (С.С.Юдин, В.А.Гусынин), йөрәк-кан тамырлары хирургиясе (А.Н.Бакулев, В.С.Савельев, В.И.Бураковский, Н.П.Медведев), онкология (П.А.Герцен, Н.Н.Петров, Н.Н.Блохин), офтальмология (В.П.Филатов, Е.В.Адамюк) фәнни мәктәпләре барлыкка килә. Гигиена, фән буларак, Россиядә киң таралыш ала, уртак җәмгыяви максатка хезмәт итүче, ләкин һәркайсы үзенчәлекле өч үзәк — Петербург мәктәбе (А.П.Доброславин), Мәскәү мәктәбе (Ф.Ф.Эрисман), Казан мәктәбе (А.И.Якобий) — тәшкил итә.

Совет сәламәтлек саклау системасы

Октябрь революциясеннән соң медицина аеруча зур күтәрелеш кичерә. Совет хөкүмәте каршында төзелгән Табибләр коллегияләре советы (1918) илнең сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору эшенә керешә. 1918 елның 11 июлендә Н.А.Семашко һәм З.П.Соловьёв (икесе дә Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган) җитәкчелегендә РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты оештырыла; совет сәламәтлек саклау системасының төп принциплары (дәүләт җитәкчелеге, авыруларны кисәтү чаралары күрелү, фән һәм практика бергәлеге, авыруларны булдырмау мәсьәләләрен халык катнашында хәл итү) алар тарафыннан нигезләнә. 1918 елның апрелендә Казан губерна сәламәтлек саклау бүлеге булдырыла, 1920 елның сентябрендә ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты (кара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы) төзелә. Ил өчен катлаулы чорда яңа сәламәтлек саклау системасы, аз күләмдәге ресурсны иң кыен мәсьәләләрне хәл итүгә — йогышлы һәм социаль авыруларны дәвалауга, ана һәм балалар сәламәтлеген саклауга юнәлтеп (кара Казанда фәнни медицина җәмгыятьләре), эпидемияләрне туктатып калуга ирешә. Совет медицинасының авыруларны кисәтү һәм социаль медицина юнәлешендәге эшчәнлегенең ачык мисалы — киң таралган социаль авырулар: туберкулёз, венерик чирләр, трахомага каршы көрәшү өчен махсус хезмәтләр булдыру (кара Диспансерлар, «Каменка»). Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан илдә һәр кеше өчен бушлай табиб ярдәме күрсәтү системасы, нигездә, оешып бетә. Бөек Ватан сугышы елларында сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт җитәкчелегенең өстенлекләре раслана: хәрби мобилизация медицина-санитария хезмәте белән тәэмин ителә, эвакогоспитальләр һәм яралыларны дәвалау оештырыла, тылда уңай санитария-эпидемиологик халәт саклана, оборона заводларында эшләүчеләргә югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүдә өстенлекләр билгеләнә, халыкка медицина ярдәме күрсәтү сугышка кадәрге дәрәҗәдә саклана, эпидемияләр башлануга юл куелмый. Медицина фәнендә һәм практикада зур алга китеш күзәтелә. Матди база һәм кадрлар потенциалы булдырыла (кара Эвакуация госпитальләре).

XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында сәламәтлек саклау системасы, медицина фәнни мәктәпләре барлыкка килә. Казан медицина үсешенең иң эре үзәкләреннән берсе булып кала (кара Казан медицина фәнни мәктәбе, Сәламәтлек саклау).

Хәзерге чор

Хәзерге чорда Казан медицина фәнни мәктәбе традицияләре Казан медицина университетында, Казан медицина академиясендә һәм аларның клиник уку-укыту базаларында, Казан эпидиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында дәвам ителә. XX–XXI йөзләр чигендә медицинаның хезмәт күрсәтүгә караган тармагы (косметология, пластик хирургия, ортодонтия һ.б.) барлыкка килә, шулай итеп, тормыш һәм сәламәтлекне саклау янәшәсенә тагын бер кайгырту объекты — кеше матурлыгы куела.

XXI йөз башыннан медицинаның фәнни тикшеренүләр таләп итә торган медицина генетикасы (ген инженериясе ысулларын куллану), иммунология (организмда бара торган патологик процессларны биофизик җайланмалар ярдәмендә визуальләштерү ысулларын эшләү), күзәнәк медицинасы кебек юнәлешләре көчле күтәрелеш кичерә.

Әдәбият       

Амиров Н.Х. 180 лет высшего медицинского образования // Казанский медицинский институт (1814–1989). К., 1989. Ч. 1;

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. К., 1997;

Зыятдинов К.Ш., Павлухин Я.Г. Очерки истории медицины Татарстана (до 1917 г.). К., 2005.

Авторлар — Н.Х.Әмиров, А.С.Созинов, Р.Г.Исхакова