Тәме ачы булган төссез порошок, суда һәм күп кенә органик эретмәләрдә җиңел эри. Химик яктан инерт: кислота, селте, оксидлаштыручы, яңадан кайтаручы матдәләр, дарулар һәм азык компонентлары йогынтысына бирелми. Яхшы саклана, стерильләштерү ысулларына чыдам, эрү температурасы 224–228°C.

РФАнең Органик химия институтында (Мәскәү) эшләнә, фармакологик активлыгы Казан медицина институтында (И.В.Заиконникова, И.Е.Зимакова һ.б.) өйрәнелә.

Клиник тикшерүләр мебикарның дәвалау активлыгы югары булуны раслый. 1979 елда препаратка патент бирелә һәм ул гамәлдә кулланыла башлый.

1986 елда фенозепам һәм седуксен белән бергә СССРда кулланылучы өч төп транквилизатор исемлегенә кертелә. Мускуллар көчсезлеге, сүлпәнлек, йокымсырату эффектлары уятмый, кан күрсәткечләренең нормальләшүенә этәргеч бирә. Мебикар матдәләр алмашына йогынты ясамый, организмнан тулысынча, үзгәрешсез чыгарыла, токсинлылыгы аз, организмның гадәти метаболитларына (мочевина һ.б.) якын.

Психиатрия, наркология, невропатология, стоматологиядә, шулай ук көндәлек тормышта неврозларны кисәтү өчен кулланыла. «Татхимфармпрепаратлар» АҖдә җитештерелә (2001 елдан).

Әдәбият       

Зимакова И.Е. Фармакологические эффекты нового психотропного препарата мебикара // Фармакология и токсикология. 1977. Т. 40, № 6.                                

Автор — В.Ф.Богоявленский