Макрофагаль-моноцитар система (организмны саклау системасы) күзәнәкләре һәм эротроцитларның күп өлеше зарарлануы сәбәпле, кешенең антропоз, протозой, трансмиссив инвазия халәте, бизгәк өянәге, анемия һәм гепотопиленомегалия күренеше. Киң таралган авыру. Бизгәк авыруының яман формалары: церебраль формадагы менингизм, коматоз халәт; гемоглобин азаю яисә көчле гемолиз һәм гемолитик сары гемоглобинур белән бәйле кара су бизгәге; йогышлы – агулану шогы халәтендәге, алгид формасы, бөер зәгыйфьлегенең көчәюе; фиброз панкреатит (сеңерләр авыруы).

Бизгәк авыруын китереп чыгаручы – Plasmodiumның гади төрләре (P. vivax, P. malariae, P. ovale, P.falciparum). Авыру чыганагы – паразит йөртүче, канында плазмодий гаметоцитлары булган, бизгәкнең беренчел һәм көчле билгеләре булган авыру кеше.

1696 елда Женева табибе Мортон авыруны мөстәкыйль төр итеп аерып чыгара һәм дәвалау өчен хин агачы кайрысын куллануның файдасын исбатлый (Перу индеецларына агачның бу сыйфаты мәгълүм була).

1717 елда Италия табибе Ланцизи бизгәк килеп чыгуның сазлы урыннар белән бәйләнешен раслый. Француз А.Лаверан авыру чыганагын тасвирлый (1830).

И.И.Мечников авыру чыганагын Protozoa тибына нисбәтли (1887).

Р.Росс авыруның күчү юлларын ачыклый (1897), Ф.И.Гизе дәвалау өчен хинин кристаллын булдыра (1816).

XX йөз уртасында хлорохон синтезлаштырыла.

1908 елда Казан губернасында 100 мең кеше, 1920 елларда 71 меңнән, 1924 елда 209 меңнән артык кеше бизгәк авыруы белән авырый. 1935 елда авыручыларның саны 225134 кешегә җитә, 1950 елларда ул 400 гә кала.

1955 елда Бөтендөнья сәламәтлек җәмгыяте (БСҖ) бизгәкне бетерү буенча глобаль программа кабул итә һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, дөньяда авыру ике тапкыр кими. Хәлнең кискенләшүе БСҖ тарафыннан бизгәк белән көрәшүнең күпьеллык программасын кабул итүгә китерә.

Хәзерге вакытта ТРда авыру очраклары юк. 1990 елдан авыру читтән керә дип санала.

Бизгәк авыруы профилактикасы – плазмодий-черки-кеше биоценозын өзүдән гыйбарәт: Росс ысулы белән черкиләрне юк итү яисә кешене алардан аеру, Кох ысулы белән кеше организмындагы чыганакларны юк итүдән гыйбарәт. Зарарланган районда шәхси саклану җайланмаларын булдыру зарур.

Казан Дәүләт медицина университеты галимнәре тарафыннан республикада бу авыруның таралуы өйрәнелгән (С.С.Зимницкий, А.Б.Агафонов, Б.А.Вольтер, Д.К.Бәширова, Д.Ш.Еналиева) һәм профилактика чаралары эшләнелгән.

Әдәбият          

РезникА.Е. Лечение малярии в условиях Казани. К., 1950.

Автор — В.Х.Фазылов