Эчтәлек

Кешеләр, хайваннар һәм кошлар арасында Бёрнет коксиеллалары китереп чыгара, ринит, пневмония, конъюктивит һәм йөклелек өзелү белән характерлана. Дәвамлы һәм кискен булмаган формалары сирәк. Чыганактан таралу юлы күп төрле, табигый чыганаклы авыру. Иммунитеты аз өйрәнелгән. 1937 елда беренче тапкыр тасвирлана, барлык континентларда, 51 илдә теркәлгән.

Табигый шартларда Ку бизгәге белән зарарлануга 70 төр имезүчеләр, 50 төр кош, 40 тан артык буынтыгаяклы кан суыручылар (талпан, бет, борча) бирешә. Авыл хуҗалыгы терлекләреннән авыруга мөгезле эре һәм вак терлек тиз бирешүчән, Бёрнет коксиелласы аларда көчле һәм дәвамлы авыру китереп чыгарырга мөмкин. Үлем очрагы сирәк.

Ку бизгәге патогенезы тәҗрибә терлекләрендә өйрәнелгән. Авыру китереп чыгаручылар организмга аэроген, алиментар яисә контакт юлы белән яисә, кан суыручы бөҗәкләр тешләгәндә эләгеп, ретикулоэндотелиаль система тукымаларында һәм күзәнәкләрендә үрчиләр һәм йогышлы каты авыруга китерәләр, аннан гениталь система әгъзаларында урнашалар. Бу әгъзаларда урнашу абортка китерә һәм авыру чыганагы яралгы капчыгы сыеклыгы, плацента, сөт белән чыга.

Лаборатория тикшеренүләре өчен кан, хайван өстеннән җыелган талпаннар, аналык һәм җиңсә бүлендекләре, йөклелеге өзелгән терлек плацентасы, шулай ук үлгән һәм суелган (диагноз кую өчен) терлекләрнең зарарланган үпкә, баш мие, үт, лимфа өлешләре алына. Тикшеренүләр РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Ветеринария департаменты раслаган методик күрсәтмәләр нигезендә Ку бизгәгенә диагноз кую лабораториясендә үткәрелә. Ку бизгәген булдырмау һәм аның белән көрәш РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге комитеты раслаган санитария һәм ветеринария кагыйдәләре нигезендә үткәрелә.

1980 еллар башында Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институты галимнәре авыруга диагноз кую, аны булдырмау һәм дәвалау ысулларын эшлиләр (Р.Г.Госманов, Р.Х.Йосыпов, Н.Ә.Хисмәтуллина, И.А.Корбанов һ.б.). Терлекләрдәге Ку бизгәгенә диагноз кую һәм антиген алу ысулына авторлык таныклыклары бар.

1985 елда Биектау районында институт галимнәре серологик тикшеренүләр юлы белән мөгезле эре терлекләргә диагноз куялар (5–7% авыру), 1985–1986 елларда Украина ССР, Вологда һәм Одесса өлкәләрендә мөгезле эре һәм вак терлекләргә диагноз куела (тикшерелгән хайваннарның 10% ы авыру).

Әдәбият 

Усманов Р.Г., Юсупов Р.Х., Коршун А.И. Оценка эпизоотического состояния лихорадки КУ // Вопр. риккетенологии. М., 1985;

шулар ук. Методические указания по лабораторной диагностике лихорадки КУ. М., 1986.

Автор — Р.Г.Госманов