Эчтәлек

Ак төстән көрән төсмергә кадәр, суда һәм органик эремәләрдә эри, стерильләштерүгә тотрыклы, агулы түгел. РФА Казан фәнни үзәгенең А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында синтезлана (В.С.Резник, Н.Г.Пашкуров). Препаратның фармакологик активлыгы беренче тапкыр Казан медицина университетының фармакология кафедрасында өйрәнелә (И.В.Заиконникова, Н.Г.Абдрахманова, С.М.Горбунов).

Ксимедон сәнәгый җитештерү өчен рөхсәт ителгән, тирән һәм зур пешүләрне дәвалау өчен медицина гамәлендә, шулай ук пешкән авыруларны аутодермопластикага — тире күчереп утыртуга әзерләүдә кулланыла. Препаратның үзенчәлеге: келоид җөйләр очрагын киметә. Пиримидин препаратлар рәтендәге башка матдәләрдән аермалы буларак, Ксимедон югары дәрәҗәдә отышлы дәва чарасы, аллергик реакцияләр һ.б. төр кире тәэсирләр китереп чыгармый.

Препаратны тәҗрибә юлы һәм клиникада тикшерү вакытында аның ашказаны, унике­илле эчәк, трофик җәрәхәтләр, операциядән соңгы яралар, остеомиелитны дәвалауда файдалы булуы ачыклана (Г.А. һәм С.Г.Измайловлар һ.б.). Ксимедон иммун системасын көчәйтү үзлегенә ия (А.П.Цибулькин, Д.Ю.Слабнов һ.б.) һәм шул сәбәпле иммун системасы бозылуларына бәйле авыруларны дәвалауда кулланылырга мөмкин. Гамма-радиация нурлары, мутагеннар, кластогеннар, яман шешләрне дәвалау чаралары, герпес вируслары һ.б. тәэсире вакытында ксимедонның цитопротектор җавап тәэсире исбатланган (В.Г.Черпнёв). Препарат «Татхимфармпрепаратлар» химия-фармация сәнәгате берләшмәсендә 0,25 г актив матдәсе булган таблеткалар формасында җитештерелә.

Әдәбият

Гараев Р.С. Моделирование экспрессии ключевых молекул мембран иммунокомпетентных клеток пиримидиновыми производными // Иммунология. 1998. № 4 (автордаш);

Измайлов С.Г. Ксимедон в клинической практике. Н.Новгород, 2001 (автордаш).

Автор — Р.С.Гәрәев