Эчтәлек

Операция ясау алымнарын, ысулларын һәм башкару техникасын эшли. Гомуми хирургия, оператив хирургия, үлекле хирургия, абдоминаль (корсак куышлыгы әгъзалары) хирургия, торакаль (күкрәк читлеге әгъзалары) хирургия, пластик хирургия, реконструктив хирургия, тернәкләндерү хирургиясе, казналык-бит хирургиясе, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе, нейрохирургия, онкохирургия кебек мөстәкыйль бүлекләргә аерып йөртелә. Балалар хирургиясе өлкәсендә балалар авырулары (шул исәптән үсеш аномалияләре) һәм имгәнүләре очракларына диагноз кую, авыруларны дәвалау ысуллары эшләнә. Колопроктология (туры эчәк авырулары), эндоскопик хирургия, комбустиология мөстәкыйль клиник дисциплиналар буларак карала.

Россиядә әүвәл заманнарда хирургия ярдәме күрсәтүчеләр булып имчеләр һәм «сөяк утыртучылар» санала. 1707 елда Пётр I кушуы буенча Мәскәү ген. госпитальдә анатомия белән бергә хирургия белеме бирелә торган госпиталь мәктәбе ачыла. 1733 елда шундый ук мәктәпләр Санкт-Петербург һәм Кронштадтта да барлыкка килә. XIX йөзнең 1 нче яртысында Россиядә үз хезмәтләре белән Россия хирургия мәктәбен алдынгы урыннарга чыгарган атаклы хирурглар — И.В.Буяльский, Е.О.Мухин, И.Ф.Мойер, Н.Ф.Арендт, И.Ф.Буш һ.б. эшли. Россия хирургиясе үсешендә хәрби-кыр хирургиясенә нигез салган Н.И.Пирогов аерым роль уйный.

XIX йөздә, наркоз, антисептиклар һәм асептиклар билгеле булу һәм киң кулланыла башлау белән бәйле рәвештә, хирургия үсеш ала. XX йөздә медицина өлкәсендә урология, травматология, офтальмология, анестезиология, онкология һ.б. кебек аерым дициплиналар барлыкка килә.

Хирургия өлкәсендәге иң нәтиҗәле эшләнмәләр Бөек Ватан сугышы елларында тәкъдим ителә: яралыларның 72 % ы кабат сафка бастырыла.

XX йөзнең 2 нче яртысында Россиядә кардиохирургия аерым уңышларга ирешә (А.Н.Бакулев, Е.Н.Мешалкин, А.А.Вишневский, Б.В.Петровский, Н.М.Амосов, В.И.Бураковский һ.б.). Бу чорда трансплантология, микрохирургия, эндоскопик хирургия, рентген-эндоваскуляр хирургия барлыкка килә һәм актив рәвештә үсеш ала. XX йөз ахырында диагноз кую һәм дәвалауның нәтиҗәле ысуллары гамәлгә кертелә (ультратавыш, магнит-резонанс һәм компьютер томографиясе, цифрлы ангиография, эндовидеоскопия һ.б.).

Казанда хирургиянең фәнни юнәлешләре XIX йөз башында формалаша башлый (нигез салучылары — И.О.Браун һәм Ф.Х.Эрдман). Аның алга таба үсеше И.Х.Ренард, Л.Л.Фогель, Э.О.Вердерамо һ.б. исемнәр белән бәйле. 1834 елдан Казан университетының гомуми хирургия кафедрасын Ф.О.Елачич җитәкли (бүсерләрне кисә, катлаулы яраларны дәвалый, литотрипсия (сидек юлларындагы һәм үт куыгындагы ташларны ваклату) ясый. Ул Л.А.Китер белән берлектә эфирлы наркоз куллана һәм дөньяда беренче булып аналыктагы яман шешне алуга ирешә. Казан университеты клиникасы Идел-Урал буе һәм Себер төбәкләре өчен табибләр әзерләү үзәгенә әверелә. 1897 елда П.А.Дубовицкий пластик хирургиягә (ринопластика) нигез сала. Шул ук елда Н.Ф.Высоцкий Россиядә ясалган иң беренче яман шеш операцияләрнең берсен башкара; әлеге галим хирургик инфекцияләрне кисәтүгә зур өлеш кертә, Казан университеты каршында Бактериология институты оештыра (1901). А.Н.Бекетов хлороформ наркозын тирәнтен клиник өйрәнү буенча тикшеренүләр уздыра (1860–1870). Л.Л.Лёвшин Россиядә беренчеләрдән буларак корсак куышлыгы шешләренә операция ясый (1880 еллар); Казанда беренче булып аналыктан тыш йөклелек, корсак җәрәхәтләре һ.б. очракларны оператив хирургия юлы белән дәвалый; «Хирургия нигезләре» («Основы хирургии», 1–2 бүлекләр, 1880–1885), «Руководство по частной и общей хирургии» («Аерым һәм гомуми хирургия буенча кулланма», 1896) дәреслекләрен яза. Атаклы галим, хирург, Казан хирургия фәнни мәктәбе һәм нейрохирургиясенә нигез салучы В.И.Разумовский шушы чорның иң билгеле вәкилләреннән санала. И.А.Праксин урология өлкәсендәге пластик операцияләрне, зобны оператив юл белән дәвалауны гамәлгә кертә. В.Л.Боголюбов бавыр, ашказаны асты бизе һәм корсак куышлыгы арты хирургиясе, шулай ук фасцияләр трансплантациясе өлкәсендә уңышларга ирешә. Казан хирургиясе үсешендә аерым урында авыртуны басуның бөтен дөньяга танылган новокаин анестезиясе — фасциаль тукымалар буенча таралучы «тыгыз күчмә инфильтрат» ысулына нигез салучы А.В.Вишневскийның үз урыны бар. Ул эшләп тәкъдим иткән новокаин блокадасы, майлы-бәлзәмле бәйләвеч ысуллары нәтиҗәлелек һәм киң куллану мөмкинлеге белән уңыш казана. И.В.Домрачев ашказаны җәрәхәтен һәм уникеилле эчәкне хирургик юл дәвалауны иң беренчеләрдән башлап җибәрә. С.М.Алексеев, И.Ф.Харитонов һәм аларның шәкертләре (Э.Н.Ситдыйков, В.А.Кузнецов һ.б.) урология, абдоминаль хирургия үсешенә сизелерлек өлеш кертәләр.

1950 елларда үпкә хирургиясе барлыкка килә (Н.В.Соколов, М.М.Шалагин, Ю.А.Ратнер, А.О.Лихтенштейн, И.З.Сигал һ.б.). И.Г.Салихов беренче булып корсак ярысы ялкынсынганда абдоминаль рецепторларның рефлектор реакцияләре характерын һәм динамикасын, В.А.Кузнецов перитонит очрагында йөрәк-кан тамырлары системасы үзгәрешләрен билгели. А.А.Агафонов, Ә.Х.Дәүләтшин, С.В.Доброквашин төрле әгъзалардагы микроциркуляцияне, корсакның арткы ягындагы гематомаларга диагноз кую һәм авыруны дәвалау ысулларын өйрәнә. 1950 елларда торакаль хирургия үсеш ала (Н.Ф.Соколов, М.М.Шалагин, Ю.А.Ратнер, А.О.Лихтенштейн, М.З.Сигал һ.б.).

Россиядә беренче кичектергесез хирургия кафедрасы Казан ГИДУВында О.С.Кочнев тарафыннан оештырыла (1922). Кафедра хезмәткәрләре (И.А.Ким, Р.Ш.Шәймәрданов, И.С.Малков һ.б.) белән берлектә ул унике илле эчәк җәрәхәтләре, үт юллары һәм ашказаны асты бизе патологияләре очрагында үзенчәлекле операция алымнары тәкъдим итә.

ГИДУВның 1935–1972 елларда Ю.А.Ратнер җитәкчелек иткән хирургия һәм онкология кафедрасы яман шеш авыруларына диагноз кую һәм аларны хирургик юл белән дәвалау мәсьәләләрен хәл итү өстендә уңышлы эшли. Алга таба бу юнәлеш М.З.Сигал һәм аның шәкертләре (Р.М.Таҗиев, Ф.Ш.Әхмәтҗанов, Е.И.Сигал һ.б.) хезмәтләрендә дәвам иттерелә. Алар тарафыннан тупланган фәнни потенциал нигезендә 2007 елда Республика онкология үзәге (хәзер Республика онкология клиник диспансеры) базасында РМФА Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы оештырыла (директоры Р.Ш.Хәсәнов).

1960–1970 елларда балалар хирургиясе сизелерлек алга китә. Аңа кадәр Казанда балаларга операцияләр атаклы хирурглар Н.А.Геркен, А.В.Вишневский, Н.В.Соколов, И.В.Домрачев, С.М.Алексеев һ.б. җитәкчелек иткән клиникаларда гомуми профиль хирурглары тарафыннан ясала. Беренче балалар хирургы И.Ф.Харитонов балалар һәм өлкәннәрне үңәч, корсак куышлыгы әгъзалары, проктологик һәм хирургик авыру очракларында оператив юл белән дәвалый. 1930 елларда балалар хирургиясе өчен клиник нигез әзерләнә, Вишневский исемендәге клиникада аерым бүлек (1935), 6 нчы шәһәр клиник хастаханәсендә 85 ятак-урынлы балалар хирургиясе бүлеге (1963), 15 нче шәһәр клиник хастаханәсендә ике балалар хирургия бүлеге (1971), ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә 347 ятак-урынлы махсус балалар хирургия бүлекләре ачыла (1977, 1994). Казан медицина институтында 1932 елда — педиатрия, 1935 елда хирургия (мөдире — И.В.Домрачев) факультетлары оештырылу балалар өчен уңышлы рәвештә табиб кадрлар әзерләү мөмкинлеге бирә. 1957 елда балалар хирургиясе курслары гамәлгә кертелә, 1968 елда балалар хирургиясе кафедрасы ачыла (мөдире — М.Р.Рокицкий). 1977 елда Республика балалар клиник хастаханәсе Идел буеның 5 республикасы өчен Республикаара балалар хирургиясе үзәге базасына әверелә.

1960 елларда Казан медицина институтының 2 нче госпиталь хирургиясе кафедрасы базасында (6 нчы шәһәр клиник хастаханәсе) Н.П.Медведев җитәкчелегендә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе җәелдерелә. Казан галимнәре тарафыннан тумыштан булган һәм барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеген гипотермия һәм ясалма кан әйләнеше шартларында коррекцияләү, төп кан тамырларына операция ясау ысуллары эшләнеп гамәлгә кертелә (А.П.Титов, В.Е.Мамаев). Йөрәк-кан тамырлары хирургиясенең алга таба үсешен Н.П.Медведев шәкертләре — В.Н.Медведев (1940–1999), Р.К.Джорджикия, Л.М.Миролюбов һ.б. тәэмин итә. Хәзерге вакытта йөрәк-кан тамырлары үзәкләре Төбәкара клиник диагностика үзәгендә, Республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (Чаллы), «Татнефть» АҖ медицина-санитария частендә (Әлмәт) эшли.

1980 еллардан эндоскопик хирургия кызу темплар белән үсә (А.Н.Чугунов, В.Ю.Муравьёв, И.В.Фёдоров, И.С.Малков һ.б.). Эндоскопик ысуллар күп төрле авыру очракларында диагноз кую һәм дәвалауны аз җәрәхәт ясап, югары дәрәҗәдә башкару мөмкинлеге бирә.

Республика клиник хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиник диагностика үзәгендә, Казан шәһәре 1 нче, 2 нче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәләрендә, Казан шәһәре 5 нче, 7 нче, 12 нче, 16 нчы, 18 нче клиник хастаханәләрендә, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә һ.б. шәһәрләрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәләрендә эре хирургия бүлекләре бар.

Әдәбият

Ахунзянов А.А. Прошлое и настоящее детской хирургии в Республике Татарстан // Казан. медицина журн. 2003. № 1; 

Этюды Казанской хирургии. К., 2005; 

История Казанского государственного медицинского университета. К., 2006; 

Галеев Р.Х.Органозамещающие и реконструктивные операции на органах мочеполовой системы. К., 2008.

Авторлар — С.В.Доброквашин, Р.К.Джорджикия, Г.А.Измайлов, С.Г.Измайлов