Эчтәлек

Казанда хәрби госпиталь 1809 елда ачыла һәм ул Польшадан китерелгән пехота полкы лазаретын (240 урын) алыштыра. Тулысынча Казан коменданты карамагына бирелә һәм Арча кыры тирәсендә урнаштырыла. 100 елдан артык ул Россиянең көнчыгыш өлешендә иң зур хәрби-дәвалау учреждениесе булып санала.

1820 елда элекке Богырыслан өязенең Сергиев минераль суларында Казан госпиталенең авыру солдат һәм офицерларын күкертле водород ванналары белән дәвалау бүлеге ачыла, 1870 елда ул хәрби-санитар станция итеп үзгәртелә; 1871 елда Барабаш Аланында (Самара шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта) Казан хәрби госпиталенең кымыз белән дәвалау станциясе ачыла. Идел буенда ваба эпидемиясе (1830 еллар) чорында Казан хәрби госпитале бу авырудан интегүчеләрне кабул итә.

1838 елда Казан хәрби госпитале каршында 75 кешегә исәпләнгән өчьеллык фельдшерлар мәктәбе оештырыла; дәресләрне госпитальнең табиблары — Казан университетын һәм Петербург хәрби-диңгез академиясен тәмамлаган П.Я.Сергеев, М.А.Нечаев, И.И.Зедерштедт һәм башкалар алып бара.

Госпитальдә профессорлар А.И.Белов, В.С.Бронников, Л.Х.Вагнер, А.А.Генрици, Ф.О.Елачич, И.И.Зедерштедт, А.А.Китер, Н.Я.Теплов, К.П.Турино, Э.А.Шарбе эшли.

1864 елдан Казан хәрби госпитале үз эченә Казан, Сембер, Саратов, Әстерхан, Урал, Тургай губерналарын, шулай ук Бүки Урдасын алган Казан хәрби округының округ дәвалау учреждениесе функцияләрен үти.

1869 елда Казан округы хәрби-медицина идарәсе каршында — хәрби-медицина җәмгыяте (аны П.И.Савостьянов җитәкли), 1871 елда Казан хәрби госпитале каршында монастырь тыңлаучылары өчен шәфкать туташлары бүлекчәсе ачыла. Госпиталь Казан университетының медицина факультеты студентлары өчен уку базасы булып тора.

Казан хәрби госпитале эшчәнлегенә П.С.Новицкий зур өлеш кертә, аның хезмәтләре «Врач» журналында (1890 ел) һәм башка медицина басмаларында нәшер ителә.

Рус-төрек кампаниясе (1877–1878 еллар) вакытында Казан хәрби госпитале табибе М.Я.Капустин кыр шартларында дезинсекция һәм дезинфекция үткәрү өчен пар белән эшли торган мичкә-камера уйлап таба (соңрак аны «Капустин мичкәсе» дип атыйлар).

1892–1893 елларда В.С.Бронников җитәкчелегендәге медицина хезмәткәрләре төркеме Казан хәрби округында ваба эпидемиясен бетерүдә катнаша.

1903 елда Казан хәрби госпитале штатында 7 табиб, 13 фельдшер эшли, госпиталь 423 урынга исәпләнә.

1914 елда анда 1160 койка була, соңрак койкалар саны 2 меңгә җитә.

Фронтта медицина хезмәткәрләрен күпләп югалту аркасында фельдшерлар мәктәбендә укыту сроклары кыскартыла. Казан хәрби госпитале 1915 елда — 150, 1916 елда 281 фельдшер укытып чыгара.

Гражданнар сугышы елларында Казан хәрби госпитале илнең көнчыгышында иң зур госпиталь була.

Октябрь революциясеннән соң госпитальдә 1740 урын исәпләнә.

1918 елда туберкулёз бүлеге эшли башлый, корсак тифы эпидемиясенә бәйле рәвештә 5 йогышлы авырулар бүлеге ачыла.

1910–1920 елларда госпитальдә А.В.Вишневский, Л.П.Левшин, С.С.Зимницкий, Г.А.Клячкин, И.И.Колгин, С.Н.Рукавишников, Н.С.Охотин һәм башка эшлиләр.

1919 елда дәвалау корпуслары төзекләндерелә, медикаментлар, азык-төлек белән тәэмин итү яхшыртыла. 1936–39 да капиталь реконструкция үткәрелә. 1941 нең җәенә К.х.г.ндә 1000 урын була.

Бөек Ватан сугышы елларында Казан хәрби госпитале «361 нче эвакогоспиталь» дип йөртелә. Анда хирургия, оториноларингология, нейрохирургия, дәвалау, травматология, күз авырулары, рентген бүлекләре, лабораторияләр эшли, урыннар саны 2320 гә җиткерелә. Казан хәрби госпитале базасында медицина хезмәткәрләрен кабаттан әзерләү курслары ачыла, аларны 300 табиб-травматолог, 13 нейрохирург, 1039 шәфкать туташы тәмамлый.

1944 елда  Казанда Идел буе хәрби округы госпитальләре табибләренең фәнни конференциясе үткәрелә, анда гамәли һәм фәнни-тикшеренү эшләре тәҗрибәсенә йомгак ясала. Сугыш чорында госпиталь табибләренең күмәк хезмәте нәтиҗәсе булган 40 фәнни эш басылып чыга (200 дән артык фәнни-тикшеренү эше Ленинград һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән фәнни-тикшеренү институтлары табибләре белән берлектә эвакогоспитальләр базасында үткәрелә).

Сугыштан соң Казан хәрби госпиталенең штаты кыскартыла, урыннар саны 1200 дән 400 гә (1959 ел) кадәр кими.

Госпитальдә дәвалау, физиодәвалау, кардиология, гастроэнтерология, пульмонология, хирургия, эренле хирургия, урология, неврология, психиатрия, анестезиология һәм реанимация, күзләрне дәвалау, оториноларингология, травматология, тире-венерология авырулары бүлекләре эшли.

Госпиталь күп тапкырлар үзгәртеп төзелә, хәзерге вакытта XIX йөз рус архитектурасы истәлеге булып саналган биналарда урнаша. Бу комплекска бер катлы ике турыпочмаклы корпус (1809 ел, архитектор Я.М.Шелковников), классицизм стилендәге ике катлы турыпочмаклы корпус (1822 ел, архитектор П.Г.Пятницкий), икенче катлар буйлап соңгы классицизм стилендәге ябык галерея белән тоташкан икешәр катлы ике турыпочмаклы корпус (1842 ел, архитектор П.Г.Пятницкий; 1872 ел, архитектор Л.К.Хрщонович) керә.

2012 елда госпиталь ябыла.

Әдәбият

Очерки истории Казанского военного госпиталя. Казань, 1991;

Большая медицинская энциклопедия. М., 1977. Т. 6.

Авторлар – Л.Э.Ахмедянов, Д.Р.Нуретдинова