Гепатотроплы вируслар тарафыннан китереп чыгарыла һәм бавыр авыруларының 60 %ын тәшкил итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы классификациясе (1973 ел) буенча билгеләнгән А, В, С, Д, Е (ВГА, ВГВ, ВГС, ВГД, ВГЕ) тибындагы вируслы гепатитлар күбрәк өйрәнелгән.

Тарихы

Сары авыруы гепатитның йогышлы табигате турындагы фараз Гиппократ дәвереннән (безнең эрага кадәр V-IV йөз) мәгълүм.

XIX йөз ахырында Россия терапевты С.П.Боткин бавыр авырулары төркеменнән йогышлы-катараль сарыны («Боткин авыруы») аерып билгели. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында инъекция юлы белән күчә торган сыркынды гепатиты ачыла.

XX йөзнең икенче яртысыннан йогышлы гепатитларның киң таралуы теркәлә, шул сәбәпле алар интенсив рәвештә өйрәнелә башлый.

1973 елда Америка галиме С.Фейнстоун А гепатитын китереп чыгаручы вирусны ача, 1975 елда В гепатитына каршы вакцина эшләнә.

1970 елларда E, J, T-TY гепатитлары һәм аз өйрәнелгән SEH-вируслары белән бәйле саналган вируслар ачыла. Диагноз кую өчен кыен саналган хроник Д гепатитының гадәти булмавы ачыла. ВГА һәм ВГЕ гепатитларын хроник йөртүчеләр тасвирланмаган.

ВГВ һәм ВГС төрләре наркоманнар арасында күбрәк таралган (авыру инъекция һәм гемоконтакт юл белән күчә); гемофилия белән авыручылар, гомосексуалистлар, «гемодиализ пациентлары» югары дәрәҗәдә хәтәр төркемгә керәләр.

Йогышлы авыру чыганагы: вирус йөртүчеләр (асылда, сәламәт кешеләр), персистик йогышлы авырулар, йогышлы авырулар белән зарарланган су һәм ашамлык.

Классификацияләре

Таралу ысуллары буенча вируслы гепатитлар бүленеше: а) сезонлы көчәю хас булган энтераль юл белән тарала торганнар (ВГА һәм ВГЕ); б) парентераль рәвештә, гемоконтакт, җенси, анадан балага күчү юлы белән (вертикаль тапшырылу), шулай ук тыгыз көнкүреш элемтәсе вакытында тарала торганнарга бүленә (ВГВ, ВГД, ВГС). Парентераль юл белән таралучы гепатит вирусларында иммунологик яктан төрле төрләр (квазивидлар) яшәешен, мутациясен, вирусның персистенция халәтенә күчешен билгеләүче гетероген геном була.

1960 елларда бер серотип, бер антигены булган, бавырда көчле ялкынсыну китереп чыгарып, балалар һәм яшьләрне зарарлый торган ВГА киң тарала. Ул җиңел һәм уртача авыр формада барып, сәламәтләнү белән тәмамлана.

Эпидемияләре һәр 5-10 ел саен кабатлана.

Татарстан Республикасында ел саен гомерлек йогышлы авыру чыганагы булган В гепатитын йөртүче 700 авыру, С гепатитлы 700 авыру ачыкланып тора.

2004 елда Татарстан Республикасында 500 дән артык авыру очрагы теркәлгән һәм авыручылар санының арта баруы күзәтелә.

Тикшеренүләр

1990-2000 елларда Казан галимнәре – йогышлы авырулар белгечләре тарафыннан (Д.К.Бәширова һ.б.) ВГА тәэсире вакытында организмның иммунитет закончалыгы ачыклана; беренче тапкыр гепатит авыруының барышын бәяләү өчен протромбин индексы файдаланыла, индексны динамик контрольдә тоту авыруны дәваларга һәм терелтергә мөмкинлек бирә.

Лазерның биоген иммунитет системасына тәэсире өйрәнелә һәм ул патогенезда организмның яраклашуын тәэмин итә.

В һәм С хроник гепатитлар эпидемиологиясен аналитик тикшеренүләр Татарстан Республикасында фәкать 1990 елларда гына үткәрелә (беренче тапкыр тикшерелгәннәрнең 70 %ында хроник гепатит булуы ачыклана).

Бавыр циррозы белән катлауланган гепатитларның 50%ы ВГС авыруына бәйле.

Ашамлыкка аллергия булган балаларда ВГВ ешрак очрый.

Казанда йогышлы гепатитның яшерен рәвештә баручы 8 төренең кайбер үзенчәлекләре, гепатит йөртүче аналарның аналыктагы балага авыру йоктыру мәсьәләләре өйрәнелә.

Авыруның клиник һәм иммунологик үзенчәлекләре тикшерелә, вируска каршы дәвалау чаралары эшләнә (Д.Ш.Еналиева, А.И.Фазылҗанов), системалы эндотоксинемия тикшерелә һәм хроник гепатитлар вакытында антиэндотоксин саклану чарасы тәкъдим ителә (А.С.Созинов, С.В.Ткачёва), хроник гепатитлар вакытында гомеостаз тайпылышларны патогенетик көйләү ысуллары камилләштерелә (В.Х.Фазылов, Е.А.Татаринова).

Әдәбият

Баширова Д.К. Клиника и лечение хронических вирусных гепатитов у детей // Казан. мед. журн. 1991. № 3;

Закиров И.Г. Хронические вирусные гепатиты в Республике Татарстан. Казань, 2002.                    

Автор –  Д.К.Бәширова