- РУС
- ТАТ
метаболизм (матдәләр алмашы) процессларын көйләүче дәвалау препараты
РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында табылып (Б.А.Арбузов, А.О.Визель, А.А.Муслинкин һ.б.), Казан медицина университеты фармакологлары (И.В.Заиконникова, И.А.Студенцова, Р.С.Гәрәев һ.б.) тарафыннан өйрәнелгән.
Димефосфон – 1,1-диметил-3-оксобутилфосфон кислотасының диметил эфиры, төссез сыеклык: су, спирт һәм башка органик эреткечләр белән җиңел кушыла.
Димефосфон – нәантихолинэстераз фосфорорганик кушылмалар рәтеннән максатчан эзләп табып алынган беренче дәвалау препараты. Ул төрле этиологияле ацидозлар вакытында организм көйләнешендәге бөер һәм үпкә механизмнарын көчәйтү, тукымалар метаболизмын һәм кан йөрешен көчәйтү хисабына кислота-нигез халәтен нормальләштерә; баш миенең кан әйләнеше көйләнешен яхшырта; вазомотор цефалгияне туктатып, йөрәк эшчәнлеген һәм сулышны активлаштырып, ми метаболизмын җайга сала; күзәнәк мембранасын тотрыклыландыра, ялкынсынуларны дәвалау, иммуномодуляция, антигипоксант, антимутаген һәм радиопротектор тәэсире бар. Билгеле бер урынга сөрткәндә препарат, антисептик тәэсир ясап, тире һәм лайлалы катламнарның саклагыч функцияләрен көчәйтә.
Димефосфонны системалы рәвештә куллану баш миендә кан әйләнеше бозылганда (шул исәптән атеросклероз, гипертония авыруы, вазомотор дистония, дисциркулятор энцефалопатия вакытында), баш сөяге имгәнеп, мигә зыян килгән очракта, Меньер синдромы һәм авыруы күзәтелгәндә; пневмонияләрне, үпкәдәге специфик булмаган хроник авыруларны, авыр уза торган көчле вируслы респиратор инфекцияләрне комплекслы дәвалаганда антиацидотик чара буларак; шикәр диабеты вакытында, операциядән соңгы чорда; балаларда була торган поллиноз һәм бронхиаль астманың атопик формасын дәвалаганда тәкъдим ителә.
Препарат тире һәм мускуллардагы инфекция кергән җәрәхәтләрне дәвалаганда, Илизаров аппаратының энәләре чыгып торган урыннар үлекләп ялкынсынган очракларда; гайморит, тире кызару авырулары булганда, тире чабырганда, тәнгә алсу төстәге бетчәләр чыкканда; майлы себорея, шулай ук яман шешләрне нурлар белән дәвалаган вакытта килеп чыга торган мукозит авыруын булдырмый калу өчен тәнгә сөртелә.
1983 елдан Казан «Татхимфармпрепаратлар» җитештерү химия-фармацефтика берләшмәсе тарафыннан 100 мл лы флаконнарда 15% лы эремә рәвешендә (эчү һәм тәнгә сөртү өчен) һәм Казан бактерияле препаратлар җитештерү предприятиесе тарафыннан 1 г лы ампулаларда актив матдә (инъекция һәм инфузия эремәләре ясау өчен) рәвешендә серияләп эшләп чыгарыла. Бөекбритания, Германия, Швейцария һәм Япониядә патентлар алган.
Малиновский М.Д. Лекарственные средства. Хар., 1997. Т. 2;
Лекарственные препараты в России: Справ. М., 1999.
Автор – Р.С.Гәрәев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.