Эчтәлек

Биомедэтика традицион медицина этикасы һәм биоэтика нигезендә барлыкка килгән.

Тарихы

Биомедэтика принциплары борынгы дәвердә формалашкан. Медицина этикасының мөһим мәсьәләләре Гиппократ хезмәтләрендә (безнең эрага кадәр IV йөз) төгәл билгеләнгән, анда табиб белән җәмгыять, авырулар, авыруның туганнары белән табибләрнең үзара мөнәсәбәтләре, табиблек ялгышлары һ.б. бәян ителгән.

«Биоэтика» терминын Америка биологы В.Р.Поттер 1969 елда гамәлгә кертә.

Биомедэтика үсеше табибнең авыруга карата гадәти патерналистик мөнәсәбәтенең алар арасындагы тулы мәгълүматлы һәм киңәшү характерындагы мөнәсәбәтләр моделе белән бәйле.

Биомедэтиканың төп бүлеге – гамәли һәм фәнни эшчәнлек барышында табибнең үз-үзен тоту принципларын нигезләүче деонтология.

Медицина практикасына яңа технологияләр кертелү гадәти медицина этикасы кысаларында чишеп булмый торган өр-яңа әхлакый һәм хокукый проблемалар китереп чыгара. Фәннең, гамәли эшчәнлекнең, хокукый контрольнең медицина өлкәләрендәге тикшеренүләрдәге роле үсә (кеше белән экспериментлар үткәрү, геннар инженериясе, яңа репродуктив технологияләр, системалар һәм органнарны күчереп утырту, психиатрия, эвтаназия, медицина этикасы стандартлары һ.б.); сәламәтлек саклау системасында социаль гаделлек проблемасына игътибар арта.

Мөстәкыйль дисциплина буларак, биомедэтика 1980 еллардан Көнбатыш Европа һәм АКШ университетларында өйрәнелә.

Россиядә беренче булып 1998 елда Казан медицина университетында медицина тарихы курслары белән бергә биомедэтика һәм медицина хокукы кафедрасы оештырыла.

Әдәбият

Иванюшкин А.Я. Профессиональная этика в медицине: философские очерки. М., 1990.

Гиппократ. Избранные книги. М., 1994.

Большая медицинская энциклопедия. М., 1978. Т. 7.

Автор – В.Ю.Альбицкий