Гомуми, аерым, махсус төрләргә бүленә.

Патологик анатомиядә, башлыча, морфологик, гистохимик, рентгенохимик, ауторадиографик, иммуногистохимик һ.б., шулай ук эксперименталь ысуллар кулланыла.

Мәетләрдән һәм авырулардан операция вакытында яки диагностика максатларында махсус алынган тукымалар (биопсия) өйрәнелә. Дәвалау учреждениеләрендә мәетләрне ярып, авыру кешегә диагноз кую һәм дәвалауның дөреслеге тикшерелә.

Гомуми патологик анатомия гомуми патологик процессларны: кан әйләнешендәге тайпылышларны, тукымаларда матдәләр алмашы бозылуны, ялкынсынулар, шешләр һ.б.ны; аерым патологик анатомия әгъзалар һәм системалардагы (мәсәлән, нерв системасында, сулыш органнарында һ.б.) патологик процесслар барышын; махсус патологик анатомия билгеле бер авыру барышында барлыкка килгән үзгәрешләр комплексын (патогенез) өйрәнә.

Россиядә үсеше

Петр I идарә иткән чорда Россиядә, табибләргә анатомия өйрәтү максаты белән, госпитальләрдә мәетләрне ярып карау зарурлыгы турында берничә күрсәтмә кабул ителә. 1704 елда медицина-госпиталь курслары оештырыла.

1755 елда Мәскәү университетында медицина факультеты ачылу шулай ук патологик анатомия үсешенә этәргеч була. И.А.Костомаров тарафыннан, Россиядә беренче буларак, рус теленә аерым патологик анатомия дәреслеге тәрҗемә ителә (1826).

Россиянең югары медицина уку йортларында махсус патологик анатомия кафедралары барлыкка килү (Мәскәү университеты, җитәкчесе — А.И.Полунин, 1849; Санкт-Петербург Хәрби-медицина академиясе, җитәкчесе – Т.С.Иллинский, соңрак М.М.Руднев, 1859) шулай ук алга таба бер адым буларак бәяләнә.

Казанда

Казан университетының медицина факультетында Е.Ф.Аристов патологик анатомия буенча кыскача мәгълүмат бирүче лекцияләр уку оештыра (1850).

Фәнни тикшеренүләр 1860 еллардан уздырыла башлый. Р.Кох тарафыннан туберкулез таякчыгы ачыкланганга кадәр үк, Казан галиме А.В.Петров туберкулез патологиясен һәм бу авыруның йогышлылыгын өйрәнү буенча тәҗрибәләр уздыра (1862). Н.М.Любимовның фәнни хезмәте туберкулез авыруы вакытында гигант күзәнәкләр барлыкка килүгә багышлана. Аның «К изучению острой лейкемии» (1890) монографиясе патологик анатомия буенча бердәнбер ярдәмлек була. Галим шулай ук Азия вабасы очрагында баш миендәге үзгәрешләрне, рахит авыруын, туберкулез авыруы очрагында ялкынсынулар һәм шешләрне, остеомаляция, эпидемик энцефалитны өйрәнә (1920 еллар).

Ф.Я.Чистович ачкан ят аксымның үзенчәлекле антитәнчек белән преципитациясе (реакциягә керү күренеше) феномены (1904) диагноз кую өчен кулланыла торган преципитация реакцияләренең (мәхкәмә медицинасында «Чистович-Уленгут реакциясе» дип йөртелә) фәнни нигезен тәшкил итә.

И.П.Васильев тәҗрибә юлы белән карнифицияләүче үпкә ялкынсынуын торгызып, кешедән алынган секцияле материал аша аның морфологиясен һәм морфогенезын өйрәнә (1912). Хезмәтләренең берничәсе яман шешләргә багышлана. Галимнең тикшеренүләрен шәкертләре дәвам итә (Г.Г.Непряхин, Н.С.Подольский, Н.Ф.Порываев).

Ревматизм, атеросклероз, эпидемик зоб, балалардагы патологияләрне вакытында ачыклау кебек мәсьәләләр дә өйрәнелә (Г.Г.Непряхин, Н.Ф.Порываев). В.А.Добрынин хезмәтендә (1968) патологик анатомиянең бик катлаулы бүлеге – эвволютив һәм ялкынсыну процесслары белән үпкә рагы арасындагы бәйләнешләр тасвирлана.

1990 елдан Татарстан Республикасы патологоанатомнарының фәнни эзләнүләрендә рак авырулары патогенезын молекуляр дәрәҗәдә өйрәнү һәм авыруга диагноз куюның заманча ысулларын эшләү, яман шеш күзәнәкләре биологиясе мәсьәләләре төп юнәлешләрне тәшкил итә. Н.Ш.Шәмсетдиновның «Селәгәй бизләре шешләре гистогенезы» («Гистогенез опухолей слюнных желёз») фәнни-тикшеренү эше медицина өлкәсенә караган хезмәтләр арасында РФ күләмендә иң яхшысы дип табыла (1991).

Казан галим-патологоанатомнарының фәнни эшләреннән берничәсе цитоскелетның (цитокератиннарның) шеш алды процессларындагы ролен өйрәнүгә, шешләрнең ракка әверелүен һәм авыру барышын фаразлау проблемаларына карый. Голландия галимнәре белән берлектә «Анализ эпителиальных маркеров и роли вирусов папилломы человека в течении плоскоклеточного рака шейки матки» темасына тикшеренүләр уздырыла (Голландия ягыннан профессор В.Хармсель, Россия ягыннан – профессор Н.Т.Райхлин, Н.Ш.Шәмсетдинов җитәкчелек итә, 1990–1998). Чылбырлы полимераза реакциясе ярдәмендә беренче булып Россиядә ачыкланган мәгълүматлар сәламәт хатын-кызлар арасында кайберләренең кеше папилломасы вирусын йөртүче булуын күрсәтә (1996).

Ракка каршы көрәш программасы нигезендә ТР Онкология үзәгендә иммуногистохимик диагностика лабораториясе ачыла (җитәкчесе – С.В.Петров). Яңа технологияләр ракның үтә катлаулы очракларын ачыкларга, диагностика мөмкинлекләрен дөньяның иң алдынгы медицина үзәкләре дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек бирә.

Әдәбият

Труды кафедры патологической анатомии. 1865 – 100 лет – 1965. Казань, 1967. Т.23.

Добрынин В.А. Кафедра патологической анатомии // Казанский медицинский институт. 1814–1989. Казань, 1989. Ч.1.

Большая советская энциклопедия. 3 издание. М., 1975. Т.19.

Авторлар – Н.Ш.Шәмсетдинов, Р.Г.Исхакова