Үсеш барышында берничә морфологик фәнгә бүленә. Системалы анатомия:

  • остеология – сөякләр,
  • синдесмология – скелет өлешләре арасындагы бәйләнеш төрләре,
  • миология – мускуллар,
  • спланхнология – ашкайнату, сулыш, сидекҗенес системаларындагы эчке органнар,
  • ангиология – кан йөреше һәм лимфа системалары,
  • неврология – үзәк һәм периферик нерв системасы,
  • эстезиология – сизү органнары турындагы фәннәрдән гыйбарәт.

Кеше анатомиясе фәненең тиз үсеп киткән бүлеге – эндокрин системаның төзелеше.

Функциональ кеше анатомиясе – әгъзалар һәм системаларның төзелеш үзенчәлекләре белән функцияләре характеры арасындагы үзара бәйләнешне ачыклый.

Яшь үзенчәлекләренә бәйле кеше анатомиясе – организмның индивидуаль үсеше барышында тән төзелешенең һәм әгъзаларның үзенчәлекләрен өйрәнә.

Әгъзаларның рәвешен, аларның урнашуларын һәм кан тамырлары, нервлар белән үзара бәйләнешен топографик анатомия бәян итә. Патологик анатомия кеше организмындагы әгъзаларның һәм тукымаларның структур үзгәрешләрен, пластик анатомия кеше тәненең тышкы төзелеше үзенчәлекләрен өйрәнә, аның пропорцияләрен билгели.

Россиядә үсеше

Россиядә беренче анатомик тикшеренүләр турындагы мәгълүматлар, кеше анатомиясенә нигез салучы А.Везалийның «О строении человеческого тела» (1543) хезмәте, Е.Славинецкий тарафыннан рус теленә тәрҗемә ителгәннән соң, XVII йөздә дөнья күрә.

Россиядә мәетләрне яру тәҗрибәсе XVIII йөздә Мәскәү госпиталендә башлана. 1750 елларда беренче рус анатомнары А.П.Протасов, М.И.Шеин тарафыннан русча анатомия терминнары төзелә.

Кеше анатомиясе буенча зур тикшеренүләр И.В.Буяльский (1844), П.Ф.Лесгафт (1869) һ.б. тарафыннан үткәрелә. В.П.Воробьев нервларны өйрәнүнең яңа ысулын тәкъдим итә, кеше анатомиясенең 5 томлы атласын төзи (1838–1842).

Россиядә лимфологиягә Г.М.Иосифов нигез сала, организмның үзгәрүчәнлеге турындагы тәгълиматны В.Н.Шевкуненко төзи. П.И.Карузин «Словарь анатомических терминов» һәм «Руководство по пластической анатомии» басмаларын нәшер итә. Функциональ кеше анатомиясе М.Г.Привес (1940 еллар), Д.А.Жданов (1950 еллар), В.В.Куприянов (1940–1960 еллар) хезмәтләрендә үсеш ала.

Казанда

Казан университетында анатомия, физиология һәм мәхкәмә табиблеге фәннәре кафедрасы 1805 елда оештырыла. Кафедраның беренче профессоры И.П.Каменский (1806) була.

1836 елда Казан университетында кешенең нормаль анатомиясе кафедрасы өчен махсус бина төзелә (кара: Анатомия театры) һәм анатомия музеен оештыруга зур өлеш керткән Е.Ф.Аристов кафедра мөдире итеп билгеләнә.

В.Н.Тонковның кеше тамырлары системасын өйрәнүгә багышланган хезмәтләрендә функциональ анатомия өлкәсендә яңа фәнни юнәлешкә нигез салына.

В.Н.Терновский Казан анатомнарының фәнни мәктәбен нигезли (1924). Вегетатив нерв системасына караган тикшеренүләр зур әһәмияткә ия (В.Н.Терновский, В.Н.Мурат, А.М.Мещеряков, М.М.Халкузяев, У.Н.Камалетдинов, Э.Р.Люцкендорф, Х.Н.Әмиров, А.Г.Коротков, 1950–1970 еллар). Нерв рецепторлары аппаратының морфофункциональ һәм гистохимик үзенчәлекләре ачыклана (Х.Г.Вәлиева, Н.М.Иванов һ.б., 1960–1980 еллар).

Эмбриогенез һәм филогенез процессында микроциркуляр кан йөреше юллары төзелешен өйрәнүгә, төрле эксперименталь тәэсирләр һәм патология вакытында нормадагы кан агышын көйләү һәм үзгәртү механизмнарын ачыклауга Э.Г.Вәлишин һ.б. хезмәтләре багышлана (1980 еллар).

Кеше анатомиясе үсешенә ангиология, вегетатив нерв системасының периферик бүлекләрендә васкуляризация буенча тикшеренүләр сериясе (И.Ф.Харитонов, Г.Н.Богданова, М.Т.Ракеева, А.Е.Тихонова, 1970–1980 еллар) зур өлеш кертә. М.Т.Ракеева хезмәтләрендә арка миенең кан белән тәэмин ителеше үзенчәлекләре җентекләп аңлатыла.

Татарстан Республикасында Казан медицина университеты, Казан медицина академиясе анатомик тикшеренүләр үзәге булып санала.

Әдәбият

Валишин Э.С. Достижения казанской научной анатомической школы // Казанский медицинский институт. 1814–1989. Казань, 1989. Ч. 2.

Автор – Э.С.Вәлишин