Эчтәлек

Латинчадан acus – энә, puncktura – кадау.

Акупунктура тән өслегенең билгеле бер зоналарына махсус энәләр кадап һәм төрле вакыт дәвамында, төрле дәрәҗәдә ярсытып, организм функцияләрен көчәйтүгә нигезләнә.

Көнчыгыш традицион медицинасының бер өлкәсе, 5 мең ел чамасы гамәлдә, Кытай халык медицинасына барып тоташа.

Акупунктураның төп төшенчәләре: меридиан, акупунктур нокта, «Чи» энергиясе. Акупунктур нокталар төп нерв баганалары тупланган урыннар белән туры килә. Меридиан – энә кадау координатларын табу системасы. «Чи» – шул ноктаның биологик энергиясе. Акупунктур нокта белән гадәти тире өстендәге урынның электр каршылыгы төрле зурлыкта була.

Баш тиресендәге нокталарны сайлап акупунктура ясау – скальпотерапия, колак тирәсендәге нокталар акупунктурасы – аурикулотерапия, кул чугындагы нокталарны файдаланып дәвалау ысулы – су-джок терапияне барлыкка китерә һ.б. Радиоэлектроника, физика һәм химия казанышлары: пьезо- һәм тензография пульсы, акупунктур нокталарда тиренең электр каршылыгын үлчәү, кеше тәне өлешләренең термографиясе, электростатик кырларны теркәү һ.б. ЭВМ программаларының нәтиҗәлелегенә бәйле. Бу казанышлар диагноз кую һәм дәвалау методикаларына нигез була.

Акупунктура гомеостаз бозылуны төзәтүнең әһәмиятле ысулы булып санала. Акупунктура безнең илдә рефлексотерапия төре буларак формалаша.

Күп кенә авыруларны акупунктура ысулы белән дәвалауның теоретик һәм гамәли тәкъдимнәре эшләнә. Бу эшкә Казан медицина академиясе галимнәре И.И.Русецкий, Д.М.Табеева, Г.А.Иваничев һ.б. мөһим өлеш кертә.

Рефлексотерапия ысулы нигезенә салынган төп фәлсәфи концепцияләр анализлана, гамәли неврология һәм психологиядә рефлексотерапияне куллануның методологик принциплары тәгъбирләнә. И.И.Русецкий «Краткое руководство по китайскому иглоукалыванию» (1962) хезмәтен яза. Д.М.Табееваның илебездә беренче булып «Ухоиглотерапия» (1976) монографиясе, шулай ук «Атлас по иглорефлексотерапии» (1979), «Руководство по иглорефлексотерапии» (1988), «Практическая акупунктура» (Смоленск, 1977) исемле китаплары нәшер ителә.

Әдәбият

Иваничев Г.А. Акупунктура // Научный Татарстан. 1997. № 4.

Автор – Р.Г.Исхакова