Эчтәлек

Берлиннан 40 км көньяктарак урнашкан.

1915 ел башында Россия, Бөекбритания, Франция һ.б. илләрдән әсирлеккә төшкән мөселман гаскәриләре өчен оештырыла. Башлыча, мөселман хәрби әсирләре тотылган Йөземтау лагерена (Weinberglager) һәм Ярымай лагерена (Halbmondlager) бүленгән була.

Вюнсдорф лагеренда 15 мең хәрби әсир тупланып, алар арасында татарлар, Кавказ халыклары вәкилләре, гарәпләр, һиндлар була. Алар өчен мәчет, китапханә эшли, халык уен кораллары оркестры оештырыла, немец һәм кайбер Кавказ халыклары телләрендә «Кавказ», татар һәм рус телләрендә «әл-Җиһад», татарча «Татар иле» газеталары чыгарыла.

1916 елдан Вюнсдорф лагерының рәсмиләштерелмәгән җитәкчесе булып лагерь мәчете имамы Г.Идриси тора. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, Вюнсдорф лагеры беркадәр вакыт Германиядә, башлыча, элеккеге хәрби әсирләрдән торган татар мөһаҗирлеге үзәкләренең берсе булып кала.

Рәсми рәвештә 1922 елның маенда ябыла, мәчет 1928 елның августына кадәр эшли.

Әдәбият

Abdulla MuhammadS. Geschichte des Islams in Deutschland. Graz-Wien, Kёln, 1981.

Hёpp G. Muslime in Markischer Heide: die Wunsdorfer Moschee – 1915 bis 1924 // Moslemische Revue. 1989. №9.

Seiler-Chan Albert-Chalid. Der Islam in Berlin und anderwarts im Deutschen Reiche // Moslemishce Revue. 1934. № 10(4).

Автор – И.А.Гыйләҗев