- РУС
- ТАТ
(Хәрби Шура, ВОШура), мөселман гаскәриләренең югары сәяси оешмасы.
Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең Беренче корылтае карары белән 1917 елның июлендә Казанда оештырыла (кара: Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары). Хәрби округ, армия, флот һәм аерым гаскәри берәмлекләр вәкилләреннән һәм корылтайда билгеләнгән 12 бәйсез әгъзадан торган. Рәисе – И.Алкин, рәис урынбасарлары – Г.Токымбәтов, Ә.Әсәдуллаев (соңрак аны А.Якубовский алыштыра), әгъзалары: Җ.Алкин, Г.Монасыйпов, М.Солтангалиев, К.Якубов, Т.Мәмлиев, С.Кугушев, А.Таһиров, Ю.Абдерахман, Г.Гобәйдуллин, Х.Әбелханов һ.б.
Генерал Л.Г.Корнилов җитәкчелегендәге фетнәне бастыруда актив катнашкан өчен Вакытлы хөкүмәт 1917 елның сентябрендә Бөтенроссия мөселманнары хәрби шурасына армияләрдә мөселман гаскәри берәмлекләрен төзергә, 1918 нең гыйнварына кадәр тылдагы берничә запас полкны мөселманнардан тупларга рөхсәт бирә. Бөтенроссия мөселманнары хәрби шурасы тырышлыгы белән тиз арада Оренбург шәһәрендә Беренче, Уфада Икенче, Бәләбәй шәһәрендә Алтынчы мөселман укчы полклары, Петроградта гвардияле катнаш полк, Финляндиядә 2 мөселман батальоны (соңрак полк буларак таныла) һ.б. оештырыла. Хәрәкәттәге армия, корпус, дивизия, полкларда һәм төрле хәрби округларда, гарнизоннарда 300 дән артыграк мөселман хәрби комитетлары төзелә. Хәрби Шураның үзәге (Ставкасы) Казанда урнаша, Петроградта һәм Милли Шура карамагында бүлекләре ачыла. Хәрби Шура әгъзалары татар халкының милли азатлык хәрәкәтендә актив катнашалар.
Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең Икенче корылтае барышында Хәрби Шура җитәкчеләреннән И.Алкин, Җ.Алкин, Г.Токымбәтов һәм Й.Мозаффаров Совет хакимияте тарафыннан кулга алына. Бөтенроссия мөселманнары хәрби шурасы корылтай утырышында үз мәнфәгатен яклау өчен Мөселман революцион штабын оештыру карарын кабул иттерүгә ирешә, аның җитәкчесе итеп Г.Монасыйпов билгеләнә. Корылтай делегатлары белән бергә Хәрби Шура да эшчәнлеген Казанның Болак елгасы аръягында (мөселманнар яшәгән өлештә) дәвам итә (кара: «Болак арты республикасы»). Казан советы үз утырышында «Болак арты республикасы»н куып тарату турында карар кабул итә, туплар белән коралланган кызылгвардияче көчләр һөҗүмгә күчәләр. Хәрби Шурага буйсынган гаскәри берәмлекләр коралсызландырыла. РСФСР Милләтләр эше халык комиссариатының 1918 елның 24 март Декреты белән Хәрби Шураның үзәк оешмасы, шул елның 24 апрель карары белән Хәрби Шураның Мәскәү бүлеге, 22 май карары белән Милли Шура карамагындагы бүлеге бетерелә.
Бөтенроссия мөселманнары хәрби шурасының матбугат органнары: «Безнең тавыш» һәм «Известия Всероссийского мусульманского военного Шуро» («Бөтенроссия мөселманнары Хәрби Шурасы хәбәрләре») газеталары.
Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.
Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX в.). Казань, 1999.
Илиас Алкин – общественный деятель, военачальник, учёный: Документы и материалы. Казань, 2002.
Автор – И.Г.Гыйззәтуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.