- РУС
- ТАТ
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе башлангычы белән 1919 елның гыйнварында Казанда ачыла.
Курсларның мөдире – И.О.Тальковский, комиссары – И.К.Фирдәүс (Фирдевс). Штат буенча 300 курсант укыту карала. Адмирал А.В.Колчак гаскәренең һөҗүмнәре сәбәпле, 1919 елның апрелендә курсларның шәхси составы тулысы белән диярлек (мөдир һәм комиссардан тыш) беренче татар укчы полкы карамагына җибәрелә. Курслар рәсми рәвештә 1919 елның 18 сентябрендә ачыла. Курсантлар саны башта 151 кеше була, соңрак 270 кешегә җитә. Укыту өч бүлектә: әзерлек, гомуми, хәрби бүлекләрдә алып барыла. Гомуми бүлектә дүрт ай укыганнан соң, курсантлар дүрт айлык хәрби бүлеккә күчерелә. Башка дисциплиналар белән беррәттән, курсантларга татар теле дәресе укытыла, бу дәрестә алар шулай ук кайбер гомуми белем предметларын да өйрәнәләр.
Мәктәп 4 чыгарылыш ясый. Беренче чыгарылыш (1920 елның 18 гыйнвары) Кызыл Армиянең татар милли берләшмәләре өчен 99 командир әзерли. 1920 елның июлендә курслар Петергоф шәһәренә күчерелә һәм, аерым мөселман бүлеге буларак, бишенче укчы курсларга кушыла.
Шулай ук кара: Уналтынчы үрнәк мөселман укчы командирлар мәктәбе.
Автор – И.Г.Гыйззәтуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.