1918 елның 20 июнендә оештырыла.

Командирлары: В.В.Яковлев (К.Мячин), Ф.Е.Махин, А.И.Харченко, К.Н.Блохин, И.Ф.Максимов, В.И.Шорин. 1919 елда Икенче армия Революцион хәрби советы әгъзаларының берсе М.Х.Солтангалиев була. Штаб башлыклары: Е.А.Кельчевский, Н.Г.Семёнов, Ф.М.Афанасьев, А.О.Зундблад, Дмитриев.

Икенче армиягә керәләр: Беренче Орёл пехота дивизиясе (1918 елның сентябре), Бишенче укчы дивизия (1919 елның апрель–июле), Җиденче укчы дивизия (1919 елның февраль–июне), Егерме беренче укчы дивизия (1919 елның гыйнвар–июле), Егерме сигезенче укчы дивизия (1918 елның сентябре – 1919 елның августы), Вятка махсус дивизиясе (1918 елның октябрь–декабре).

1918 елның июнь–июлендә Чех-словак корпусы һәм КОМУЧ Халык армиясе частьләре белән сугышлар вакытында Икенче армия Чулман һәм Агыйдел елгалары бассейннарында хәрәкәт итә, соңрак аның частьләре Арча, Минзәлә шәһәрләре, Вятка Аланы авылы тирәләренә чигенәләр.

1918 елның декабре – 1919 елның февралендә Көнчыгыш фронтның контрһөҗүме вакытында Икенче армия Казанны азат итү операциясендә һәм Ижевск-Воткинск операциясендә катнаша. 1918 елның декабре – 1919 елның февралендә адмирал А.В.Колчак сугышчыларының Пермь төркеменә каршы һәм Көңгер, Усы шәһәрләре тирәсендә сугышлар алып бара. 1919 елның март–маенда Нократ елгасына чигенә. Май аеннан Икенче армия Көнчыгыш фронтның контрһөҗүмнәрендә катнаша, июнь–июльдә Ижевск, Көңгер, Екатеринбург шәһәрләрен азат итә. 1919 елның апреленнән Икенче армия революцион хәрби советы сәяси бүлеге каршында милләтләр бүлекчәсе эшли (Алексеев, М.И.Зубков, А.Коричев, С.Русских, Г.Г.Ялымов), ул рус, татар, мари, удмурт һәм чуаш телләрендә «Кызыл сугышчы» газетасы чыгара; сәяси хезмәткәрләр әзерләүче ике атналык мөселман агитатор-инструкторлык курслары эшли; армия татар драма труппасы (режиссёр Л.Аитов) кызылармиячеләр өчен спектакльләр һәм концертлар куя.

1919 елның 16 июлендә таратыла.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин