Эчтәлек

1918 елның июнендә Кызыл Армиянең Чиләбе – Омск – Екатеринбург шәһәрләре, Сембер – Сызрань – Самара – Пенза – Казан шәһәрләре, Оренбург – Уфа һәм Саратов – Урал юнәлешләрендә хәрәкәт итүче частьләре һәм отрядларыннан оештырыла.

1918 елның июне–августында Көнчыгыш фронтның Беренче армия, Икенче армия, Өченче армия, Дүртенче армия, Бишенче армияләре төзелә. 1919 елның марты–июнендә Көнчыгыш фронт составына Төркестан армиясе керә. Командующийлары: М.А.Муравьёв, И.И.Вацетис, С.С.Каменев, А.А.Самойло, П.П.Лебедев, М.В.Фрунзе, В.А.Ольдерогге. Көнчыгыш фронт штабы Казанда урнаша, аннары Зөя, Алатырь, Арзамас, Сембер, Уфа шәһәрләрендә була.

1918 елның июне–июлендә Көнчыгыш фронт гаскәрләре Чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе частьләренә кар­шы оборона сугышларында катнаша. 1918 елның август башында Көнчыгыш фронт гаскәрләре һөҗүм башлый, әмма һөҗүм ай ахырында Казан, Сембер, Екатеринбург һәм Хвалын юнәлешләрендә туктатыла. 1918 елның сентябре–1919 елның февралендә Көнчыгыш фронт гаскәрләре Казанны азат итү операциясен (5–10 сентябрь, 1918 ел), Сембер (9–28 сентябрь, 1918 ел), Сызрань–Самара (14 сентябрь–8 октябрь, 1918 ел), Ижевск–Воткинск (15 сентябрь–16 ноябрь, 1918 ел) һ.б. операцияләр үткәрәләр, Урта Идел буе территориясен, Көньяк һәм Көнбатыш Уралның бер өлешен (Казан, Сембер, Буа, Тәтеш, Сызрань, Самара, Бөгелмә, Ижевск, Уфа, Оренбург һ.б. шәһәрләр) азат итәләр.

1919 елның мартында, адмирал А.В.Колчак гаскәрләре тарафыннан Уфа юнәлешендә фронтның өзелүе сәбәпле, Көнчыгыш фронт гаскәрләре Идел елгасына чигенергә мәҗбүр булалар, апрель ахырында контрһөҗүмгә күчәләр. Көнчыгыш фронтның Көньяк гаскәрләре төркеме (1 нче, 4 нче, 5 нче, Төркестан армияләре), Богырослан (28 апрель–13 май, 1919 ел), Бәләбәй (15–19 май, 1919 ел) һәм Уфа (25 май–19 июнь, 1919 ел) операцияләрен гамәлгә ашырып, Богырослан, Бөгелмә, Бәләбәй, Уфа шәһәрләрен ала. 2 нче һәм 3 нче армияләр, Сарапул–Воткинск (25 май–12 июнь, 1919 ел), Пермь (21 июнь–1 июль, 1919 ел) һәм Екатеринбург (5–20 июль, 1919 ел) операцияләрен уздырып, Әгерҗе авылын, Алабуга, Сарапул, Ижевск, Пермь, Көнгер, Красноуфимск, Екатеринбург шәһәрләрен яулый. 1919 елның июне–1920 елның гыйнварында Көнчыгыш фронт гаскәрләре, һөҗүмнәрен җәелдереп, Колчак армиясенең төп көчләрен җиңүгә ирешә, Урал һәм Себер территорияләрен азат итә.

1920 елның 15 гыйнварында Көнчыгыш фронт таратыла.

Әдәбият

Ненароков А.П. Восточный фронт. 1918. Москва, 1969.