Бөтенроссия баш штабының Идел буе хәрби округы комиссариаты боерыгы (1919 ел, 12 февраль) нигезендә Казанда оеша.

Командиры И.А.Әхмәров, командир ярдәмчесе А.С.Сабитов, хәрби комиссары Г.С.Касыймов. 31 мартта Үзәк мөселман хәрби коллегиясе полкка М.М.Вахитов исемен бирү турында карар кабул итә. Беренче аерым Идел буе татар укчылары бригадасы составына кушыла.

Ныгытылган Казан районы барлыкка килгәч, 1919 елның апрель ахырында Казан крепосте дивизиясенең 2 нче бригадасы составына кертелә. 1919 елның 13 маенда полк Көнчыгыш фронтның резервына күчерелә һәм Самарага, аннан Оренбург тирәсенә җибәрелә.

1919 елның 17 июнендә полк, Оренбургка бару юлларын саклап, Белогорка һәм Матвеевка авыллары янында дошманның күпсанлы көчләренә каршы канкойгыч сугышлар алып бара. 2,5 мең кызылармияче һәм командирлар составыннан 200 кеше генә исән кала. Алар Самарага күчерелә, Беренче аерым Идел буе татар укчылары бригадасының башка гаскәри берәмлекләре шунда тупланган була. Монда полк тулыландырыла һәм алга таба шушы бригада составында хәрәкәт итә.

АвторИ.Г.Гыйззәтуллин