Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты хәрби бүлегенең 1918 ел 1 апрель һәм Мәскәүдәге Шәһәр районы хәрби комиссариатының 1918 ел 15 апрель боерыклары нигезендә оештырыла. Документларда күрсәтелгәнчә, Беренче татар-башкорт пехота батальоны революцияне, пролетариатны һәм Совет властен саклауга, Татар-Башкорт Совет Республикасын төзүгә булышлык итәргә тиеш була.

Командиры Х.Александрович, комиссарлары Минһаҗ Конов, М.Б.Корбанаев (Гобәйдуллин). Батальон ирекле сугышчылардан туплана. Татар һәм башкортлардан тыш, аңа үзбәкләр, казакълар һәм төрки халыкларның башка вәкилләре дә языла. 1918 елның 11 июнендә батальон комиссар М.Б.Корбанаев командалыгында Мәскәүдән Самарага юнәлә, әмма бу шәһәрнең дошман кулына төшүе сәбәпле, Казанда туктала.

Алга таба батальон баш күтәргән чех-словак корпусы гаскәри берәмлекләренә һәм КОМУЧның Халык Армиясенә каршы Сызраньда (1918, июль), Казанда (1918, август) сугыша, Казанны, Буа һәм Тәтеш өязләрен дошманнан азат итүдә катнаша. 1918 елның декабрендә таратыла.

АвторИ.Г.Гыйззәтуллин